Ютазы районындагы яшәүче кайбер кешеләр өчен бәйрәм - эчкечелек өчен сәбәп
Безнең районда яшәүчеләр тиз генә бәйрәмнәрдән "аерыла" алмыйлар. Менә Җиңү көненнән соң да алар берничә көн дәвамында эчкечелек белән шөгыльләнүләрен дәвам иткән.
Бәйрәм көненең үзендә урыссулы хатын-кызларның берсе улының "алкашлар җыеп эчке мәҗлесе" ясавыннан зарланып полициягә шылтыраткан. Урыссулы аналарның берсенең улында шул ук көнне, хатын сүзләре буенча, "белая горячка" башланган. Аннан соңгы көннәрдә тәртип саклаучыларга Ютазы авылындагы кыз туганы янына килгән исерек абыйсын һәм Подгорныйда яшәүче шылтыратучының үги әтисен тынычландырырга туры килгән. Исерек килеш Урыссу автовокзалында йөргән ир кеше дә административ җавапка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев