Бәйрәкәлеләр – авыл бәйрәмендә
Агымдагы эш атнасын Бәйрәкә авылы халкы күңелле вакыйга белән башлап җибәрде – Октябрь урамында авыл бәйрәме узды.
Быел авылның Октябрь урамының бер өлешенә үзара салым акчасы һәм республика программасы буенча өр-яңадан асфальт түшәлде.
Авыл бәйрәменә җыелган бәйрәкәлеләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, аның урынбасарлары Равил Шәрипов һәм Закуан Ильясов, “АгроМир” җәмгыяте директоры Нәсим Вәлиев, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина җылы теләкләрен юллады.Үзешчән сәнгать осталары, мәктәп һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре иң матур чыгышлары белән яхшы кәеф өләште. Әлбәттә, бүләкләр – бәйрәмнең тагын бер матур мизгеле булды. Октябрь урамының иң өлкән кешеләре, юбилярлар, үрнәк гаиләләр бүләкләнде.
Ильмира ГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев