Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Гаепләрне кичерергәме?

Җомга көнне, 25 октябрьдә, район башкарма комитетының кече залында Мәгариф бүлеге начальнигы С. Абрамов рәислегендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын саклау буенча комиссия утырышы узды. Утырышта балигъ булмаган балаларына карата үз бурычларын үтәмәгән ата-аналарга карата ике административ беркетмә каралды. Шулай итеп, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә РФ КоАП 5.35...

Җомга көнне, 25 октябрьдә, район башкарма комитетының кече залында Мәгариф бүлеге начальнигы С. Абрамов рәислегендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын саклау буенча комиссия утырышы узды.

Утырышта балигъ булмаган балаларына карата үз бурычларын үтәмәгән ата-аналарга карата ике административ беркетмә каралды.

Шулай итеп, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә РФ КоАП 5.35 маддәсенең 1 бүлеге буенча тәртип бозган өчен гр. З. мөнәсәбәтендә администратв беркетмә керде, аның 15 яшьлек улының насвай куллануы билгеле булган. Яшүсмернең тануынча, ул наркотикны биш тапкырдан күбрәк кулланган һәм аны гастарбайтерлардан сатып алган. Әнисе белән комиссиягә чакырылган яшүсмергә тагын бер кат насвайның составына нәрсәләр керүен һәм аның ныгып бетмәгән организмга нинди зарар китерүен аңлаттылар. Беренче карашка Р. хәлнең катлаулылыгын аңлады һәм таныды, төзәлергә вәгъдә бирде. Яшүсмернең тәүбәгә килүен исәпкә алып, комиссия аңа төзәлергә шанс бирде, әмма шуңа карамастан, мәктәп һәм җәмәгатьчелек тәрбиясе җаваплылыгына тапшырып профилактик учетка алды. Р.ның әнисе - гр. З.га кисәтү чыгарды, ә социаль яклау каршындагы ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумына балигъ булмаган Р. белән профилактик эш үткәрергә тәкъдим ителде.

Икенче беркетмә Каразирек авылында күчмә утырышта каралды. Монда Г. дигән шәхес үзенең ата-ана бурычларын үтәми. Тол ир инде күптән кешелек сыйфатын югалткан һәм спиртлы шешәдән башка бернәрсәне һәм беркемне дә танымый. Ул ике улы белән яши (яши дияргә мөмкин булса!), аның берсе - балигъ булмаган яшьтә. Яшүсмер һөнәри училищеда укый. Өч ир заты яшәүче торакка шәхси саклану чараларсыз - резин перчаткалар, марля битлектән тыш керергә куркыныч. Фотограф аппараты күргәннәрнең бик аз өлешен генә күрергә мөмкинлек бирә: пычраклык, әшәке ис, мондый мәхшәрне тасвирларга сүз байлыгы җитми - менә шундый шартларда яши яшүсмер. Комиссия әгъзалары исерек әтине үгетләп карарга тырыштылар - кая инде! Башланган аракысының авызыннан чөмерергә омтылган исерек бер кешене дә ишетергә теләмәде. Комиссия аңа кисәтү һәм социаль яклау бүлеге каршындагы социаль-тернәкләндерү консилиумына әлеге гаилә белән профилактик эш үткәрергә карар чыгард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев