Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Хокук бозулар һәм җинаятьчелеккә каршы - эшкә урнашу, ял вакытын оештыру эше һәм кисәтү чаралары

Узган атнада хокук бозуларны кисәтү һәм җинаятьчелек белән көрәш буенча районның ведомствоара комиссиясе утырышы узды.

Район ведомстволары алдында 2011 елга Ютазы районы буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы бүлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча отчет белән кисәтү буенча полиция начальнигы урынбасары А. Гарифуллин чыгыш ясады. Аның мәгълүматлары буенча, ел дәвамында бүлеккә 304 хәбәр килгән, 225 җинаять эше кузгатылган, 563 административ йогынты ясау чарасы күрелгән, 237 производствода булган эшнең 190ы тикшерелгән, 3 корал, өч дистә патрон законсыз әйләнештән алынган, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 13 җинаять ачылган. Теманы дәвам итеп, җинаять-башкару инспекциясе начальнигы Р. Нигъмәтуллин җәмгыятьтән изоляцияләү белән бәйле булмаган җәзага хөкем ителгән затлар белән хокук бозуларны кисәтү эше белән таныштырды. Аның мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 125 шартлы хөкем ителгән кеше инспекциядә исәптә тора. Алар белән әңгәмәләр, яшәү урыннары буенча тикшерүләр алып барыла. Җинаять-башкару инспекциясе хезмәткәрләре "Резрешите представиться", "Розыск", "Условник" кисәтү операцияләрендә катнашалар. 2012 елда инспекция эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен электрон мониторинг чараларын кертү башланган. Безнең районга икенче кварталда электрон беләзекләр кайтуы көтелә. Инспекция эшчәнлегендә проблема булып хөкем ителгәннәр тарафыннан аларның җәмгыятькә каршы карашлары, алкогольләшү, наркотиклашу, даими керем чыганагы булмау һәм хөкем ителгәннәрнең эшкә урнашулары белән авырлыклар (бу исә вакансияләрнең булмавы һәм җитәкчеләрнең аларны эшкә алырга теләмәве белән бәйле) аркасында җинаятьләрне кабат кылуның югары дәрәҗәсе тора. Бу мәсьәләдә халыкның мәшгульлек үзәгенә инспекциядә исәптә торган затларга эшкә урнашуда ярдәм итәргә киңәш ителде.
Хокук бозуларны кисәтүнең бер чарасы - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Әлеге сорау хәл итү яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә йөкләнгән. Аның начальнигы Ф. Нәбиуллин сүзләре буенча, басым спорт чараларын уздыру интенсивлыгына ясала. Узган елда бер айга уртача 15 ярыш уздырылган, быелгы елның максаты - 20 ярыш дәрәҗәсенә чыгу. Инде агымдагы елның гыйнварында 24 спорт чарасы уздырылган, февральдә - 22, мартта - 33. Сәнәгать предприятиеләре һәм уку йортлары арасында кешеләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүдә район спартакиадасының зур ролен билгеләп, Ф. Нәбиуллин предприятие һәм җирлекләр белән үзләренең "фирмалы" ярышларны уздыру мөһимлеге турында әйтте. Комиссия әгъзалары спорт комплексында зур афиша-табло урнаштыру зарурлыгы турында тәкъдимне хупладылар. Балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиядә исәптә торган үсмерләрне ярышларда катнашуга җәлеп итү карары кылынды.
Урыссу поликлиникасы мөдире Р. Фатыйхов комиссия әгъзаларын район халкының алкогольгә һәм наркотикларга бәйлелеге дәрәҗәсен киметүгә юнәлтелгән чаралар белән таныштырды. Аның мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Урыссу үзәк район хастаханәсендә диспансер исәбендә наркомания диагнозы белән 21 кеше, профилактик исәптә - 33 кеше тора, диспансер исәбендә алкоголизм диагнозы белән - 155, профилактик исәптә 9 кеше тора. Наркотиклар куллануга тикшерү белән проблемалар юк. Гражданнарның психологик мәсьләләр буенча консультация өчен "Ышаныч телефонын" булдыру буенча тәкъдиме, аның сүзләренчә, хастаханә штатында психолог берәмлеге булмау сәбәпле әлегә мөмкин түгел. Комиссия әгъзалары балаларның сыра алкоголизмының җитди проблемасын билгеләп уздылар. Халыкның наркотиклар һәм алкоголь куллануына каршы тору өчен мәктәп укучылары өчен массакүләм мәгълүмат чараларыннан актив файдаланып тематик конференция уздыру хәл ителгән.
Җәмәгать тәрбиячесе буларак эше турында комиссия утырышында "Форпост" үзәгенең яшьләр белән эш буенча белгече В. Мишакова отчет бирде. Аның опекасына алынган бала өйдә тикшерелә, аның белән әңгәмәләр уздырыла. Малай турында фикерләр уңай, гаиләдә тәрбияләнүгә шартлар бар. Комиссия карары буенча, җәмәгать тәрбиячеләренә үз эшләрендә балаларны спорт секцияләренә һәм түгәрәкләренә игътибар итәргә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев