Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Солнечныйда төзелеш дәвам итә

Кичә Солнечный микрорайонында чираттагы күчмә киңәшмә узды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Подовалов коммуникацияләр сузуда катнашкан подрядчылар һәм предприятие җитәкчеләре белән төзелеш һәм монтаж эшләре барышы турында сөйләште. Шулай ук Восточная урамы һәм югары як буенча газ үткәргеч сузу соравы да каралды. Андрей Николаевич капиталь төзелеш идарәсенә югары басымлы газ үткәргечен сузу өчен Казан шәһәреннән "Азамат" җәмгыятен чакырырга кушты. Хәзерге вакытта микрорайоннан кар суларын читкә юнәлдерү соравы чишелә, берничә вариант тәкъдим ителде. Хәзер Солнечныйда 1,2 чакрым озынлыктагы су үткәргечен, ә күп фатирлы йортта - өченче катны һәм эчке бүлмә бүлгеләрен төзү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев