Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Арттыру өчен саклау зарур

Орлыкларны тиешле шартларда саклауны тәэмин итү - аларның югары сыйфаты һәм киләчәктә бай уңыш алу нигезе булып тора.

Республиканың бөртеклеләр чәчүче хуҗалык хезмәтчәннәре өчен урып-җыю алдының җаваплы чоры дәвам итә. Бөртеклеләр җыю һәм чистарту техникасы ремонтын төгәлләү буенча эшләрне башкару белән рәттән, яңа уңышны салу өчен склад биналарын җентекләп әзерләү шулай ук мөһим гамәл булып тора. Орлык материалы сыйфатын саклауны тәэмин итүгә юнәлтелгән орлык саклау биналары аеруча игътибар таләп итә. Җир эшкәртүчегә сыйфатлы ашлык җыю һәм аны орлык максатлары өчен әзерләү генә зарур түгел. Иң мөһиме - чәчүлек һәм сортлы орлыкларны киләсе чәчү чорына саклауны тәэмин итү. Шуның өчен хуҗалыкларга орлык складларын алдан, орлык материалын саклауга салганчыга кадәр, хәзерләргә кирәк.
Авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкчылыгы өлкәсендә шундый норма-хокук таләпләрен исәпкә алып, хәзерге вакытта ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтү идарәсе орлыкчылык бүлеге белгечләре тарафыннан контроль-күзәтү чаралары (тикшерүләр) үткәргәндә, яңа уңышны кабул итүгә орлык складларын (саклагычлар) хәзерләү сорауларына аерым игътибар бирелә.
Склад биналарына амбар корткычлары (амбар талпаннары, озынборыннар) эләккән очракта орлыкларның чыгышы һәм үсү энергиясе күпкә кими. Корткычларны юк итү буенча тиешле чаралар күрелмәгән очракта, хуҗалыклар, сакланучы чәчү орлыкларының сыйфаты кимүе аркасында, икътисади зыян күрергә һәм нәтиҗәдә планлаштырылган уңыш җыела алмауга китерергә мөмкин.
Склад биналарына амбар корткычлары урнашуның еш очраучы сәбәпләрнең берсе - складларга явым-төшем һәм кар сулары эләгү. Аерым хуҗалыкларның җитәкчеләре боларны үз күзләре белән күрә торып, бернинди чара кабул итмиләр, акча җитмәүгә сылтыйлар. Югыйсә кул астында булган төзелеш материаллары белән стеналардагы һәм түшәмнәрдәге ярыкларны, тишекләрне ябарга мөмкин ич. Склад биналарына яңгыр сулары эләгү корткычлар һәм күгәрек гөмбәчекләре белән зарарлануга гына түгел, орлыкларның үзеннән-үзе җылынуына һәм шытуына китерә. Нәтиҗәдә болардан хуҗалыклар бик зур югалтулар кичерә. Еш кына алар үз акчаларын гына югалтып калмыйлар, аларга югары уңыш бирә торган сортлы бөртекле, кузаклы культуралар үстерү өчен элиталы һәм үзенчәлекле орлык сатып алырга дигән дәүләт субсидияләрен "җилгә очыралар".
Болардан тыш, саклау складларында төрле культуралар һәм сортлы орлыкларны буташтыру да киләчәк уңышка һәм хуҗалык икътисадына сизелерлек зыян сала.
Киләчәктә мондый тәртип бозуларны кисәтү максатларында, ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтү идарәсенең орлыкчылык контроле бүлеге белгечләре район җитәкчеләренә һәм белгечләренә бөртеклеләр һәм орлык материалын саклау өчен склад биналарын тиешле дәрәҗәгә китерү белән шөгыльләнергә киңәш итәләр. Бөртекле культураларны күпләп җыю башланганчы аларны чистартуны, зарарсызландыруны һәм ремонтны тәмамлау мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X