Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бизнес дуслыкка комачауламый

Авыл хуҗалыгы белән һәркем шөгыльләнә алмый - бу җитди, тәвәккәлләр эше һәм, әлбәттә инде, җиргә мәхәббәт таләп итә. Ә биредә уңышка ирешү, икеләтә катлаулы. Үзенең нәтиҗәләре белән горурлана алган хуҗалыкларның берсе - "Гәрәев" КФХ. "Гәрәев" крестьян-фермерлык хуҗалыгы 2005 елда оеша. Башта ул, Димскәй елгасының ямьле ярында урнашканга күрә, "Дим" дип...

Авыл хуҗалыгы белән һәркем шөгыльләнә алмый - бу җитди, тәвәккәлләр эше һәм, әлбәттә инде, җиргә мәхәббәт таләп итә. Ә биредә уңышка ирешү, икеләтә катлаулы. Үзенең нәтиҗәләре белән горурлана алган хуҗалыкларның берсе - "Гәрәев" КФХ.

"Гәрәев" крестьян-фермерлык хуҗалыгы 2005 елда оеша. Башта ул, Димскәй елгасының ямьле ярында урнашканга күрә, "Дим" дип атала. Ул вакытта Димтамак авылында туып үскән ике дус үзләре өчен эшләргә карар итәләр - шәхси һәм туганнарының пай җирләрен рәсмиләштерәләр һәм 80 гектар авыл хуҗалыгы биләмәсендә үсемлекчелек белән шөгыльләнә башлыйлар. Беренче елларны бик кыенга туры килә, әмма вакыт узганнан соң, хуҗалык үсә, үз техникасын, агрегатларын булдыра. Элек складларны арендаларга туры килә, хәзер хуҗалык территориясендә яңа ангар төзелә. Бүген хуҗалык җирләре 500 гектардан артык мәйданны тәшкил итә, шуларның 428 гектары - сөрүлекләр.

КФХның төп эшчәнлек төре - бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар игү, хуҗалык өчен өстәмә чыганак булып исә йөк автотранспорты - өч йөк КамАЗы һәм ике автотөягеч хезмәт итә.

Һәм бүгенге көнгә кадәр хуҗалык белән ике яшь милекче - Рамил Гәрәев һәм Ирек Гомәров идарә итә - бүген хуҗалык алар һәм аларның гаиләләре көче белән яши. Биредә бары биш кенә кеше эшләсә дә, хуҗалар үз коллективын авыр хәлдә калдырмый һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерләр. "Без һәм эшчеләребез зур, тату гаилә, - ди Рамил Равил улы. - Тормыш иптәшләребез эшчеләрне көн саен әбәт ашы белән сыйлылар. Барлык бәйрәмнәр без бергәләп уздырабыз, һәр чәчү тәмамланган чорда һәм уңыш җыеп алганнан соң, хуҗалыкта кече сабан туе үткәрәбез - сарык итеннән шашлык кыздырабыз, табигатьтә ял итәбез". Эшчеләрнең хезмәт хакы зур булмау сәбәпле, хуҗалык аларга печән, фураж, салам белән ярдәм итә - аларның шәхси терлекләрен ашату уңаеннан күңелләре тыныч була ала.

"Бүген инде барлык авырлыклар артта калды, - ди Гәрәев. - Хуҗалык тулысынча техника белән комплектланган, аның бер өлеше "Лизинг-гранд" республика программасы буенча, бер өлеше - үз көчебезгә сатып алынды. Быел яз без тагын бер яңа трактор булдырдык. Аз гына соңрак комбайннарны яңарту турында уйларга мөмкин булачак".

"Гәрәев" КФХ һәрвакыт - язгы кыр эшләре чорында да, уңыш җыйган вакытта да югары нәтиҗәләргә ирешә. Сүз уңаенда, быел хуҗалык инде чәчүне 1 майга - ун көн эчендә тәмамлаган. Уңыш амбарларда озак ятмый - партнерларның күптән Октярьский, Туймазы һәм Димтамактан үз сатып алучылары даирәсе барлыкка килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев