Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чәчүлекләр эшкәртүгә мохтаҗ

Бәйрәм алды көннәрендә район башлыгы ярдәмчесе С. Төхбәтуллин рәислегендә район агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре чәчүлекләрне карап уздылар.

Объездның бурычы - уҗым культураларын карау, кыр культурасын саклау. Чәчүлекләрне гербицидлар белән эшкәртү сроклары килеп җитте, дип билгеләп узды Сәгадәтулла Рәхмәтулла улы. Быел әлеге сроклар алдагы елга караганда ике атнага алгарак күчте, һәм аларны кулдан ычкындырмау мөһим. Кыр культурасы, юл яны читләрен һәм багана әйләнә-тирәсендәге җирләрне эшкәртү буенча иң яхшылар рәтендә - "Нур-Агро" ҖЧҖ, "Вафауллин" КФХ, "Таң" ҖЧҖ, дип билгеләп узды район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев