Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Димтамак авылыннан фермер Рамил Гәрәев көндәшлеккә сәләтлелекне югалтмый

Рамил Гәрәев - игенчелек тармагында елдан-ел үз позициясен ныгытып эшли торган район фермерларының берсе. Ашлык базарындагы вәзгыятьне алдан өйрәнеп эш итүче бизнесменның формалашкан үз сату базары бар. Шуңа күрә ул, ашлык базарындагы көндәшлекне югалтмас өчен, үз продукциясе сыйфатын үстерү өчен ныклы чаралар күрә.

173 гектарлы кырның 10 гектарында Рамил Гәрәев уҗым бодаеның супер элита сортын үстерә. Орлык материалы өчен махсус чәчелгән бөртекле культураны фермер бик яхшы итеп эшкәртелгән чиста парга урнаштыра. Комплекслы инкрустацияләнгән орлыкны чәчкәндә ул һәр гектарга бер килограмм хисабыннан катлаулы ашлама кертә. Язын чәчүлекләр яхшы итеп тукландырыла һәм рәт аралары тырмалана.

Әлеге зур хезмәтнең нәтиҗәсе күз алдында – башаклар тулышып җитешкән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисовның кулындагы дым үлчәгеч кояш нурлары астында иркәләнеп өлгергән уҗым бодаеның дымлылыгы 14 процент тәшкил итүен күрсәтте. Әлбәттә, артык кызу торган көннәр бераз зыян салган, әмма артык зарарлы түгел дип ассызыклады агрономнар. Чөнки хуҗалыкта уҗым культурасын чәчү сроклары катгый сакланган.

Фермер урып-җыю эшләренә ике берәмлек комбайн белән кереште. Бер көн эчендә чәчү материалы өчен игелгән уҗым бодаен суктырып алуны тәмамлаган бизнесмен аның һәр гектарыннан уртача 41 центнер уңыш җыйды.

Бүген ул уракны беренче репродукцияле орлыктан үстерлгән уҗым бодае кырында дәвам итә. Шунда ук янәшәдә генә алтын төсенә кергән арпа җитешеп килә. 

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев