Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кәбестә туганы рапс турында: «Ул — тәвәккәллек сорый торган культура»

Бүген хуҗалыкларда рапс уңышын җыеп алу бара. Нинди культура ул һәм ни өчен файдаланыла? Биектау районында кәбестә туганы булган рапс культурасының үзенчәлеге һәм авыл хуҗалыгы турында сөйләштек.

«Рапс» сүзен ишеткәч тә: «Нәрсә соң ул?» — дигән сорауны бирүчеләр булды. Чыннан да, рапс атказанган культура түгел, аңа кирәкле дәрәҗәдә игътибар бирелми сыман. Бәлки ул «рапс» сүзенең татар телендә үз сүзе булмау белән бәйледер, югыйсә, яратып «бодай» яки «арыш» дип әйтәбез, ә рапсның тәрҗемәсе дә юк. Татар кешесе аны «рапыс» дип татарчалаштырып әйтә.

Рапс кырлары җәй көне кояш кебек сап-сары чәчәктә утыра, аны соң гына, октябрь аенда гына җыялар, майлы культура булганга, ул кыраудан курыкмый.



Биектау районы «Соватех» хуҗалыгындагы кырда ике комбайн эшләп йөри. Кипкән рапс коңгырт төскә кергән. Комбайн шул үсемлекнең кузагында өлгергән орлыкны җыя. Комбайн артыннан кырда 15-20 см рапсның сабаклары кала, ул кырдан йөрүе бик уңайлы түгел, карап кына басарга кирәк, юкса тырналуың бар. Сабагын сындырып кулга алгач, помидор сабагын тоткан кебек, кулда яшеллек кала.


«Бездә рапс көнбагыш урынына»
Хуҗалык җитәкчесе Искәндәр Хәкимуллин 1060 гектар мәйданда рапс үстерә. Ул ике ел рәттән бер үк мәйданга рапс чәчәргә ярамавын әйтте.

«Киләсе елга кырга башка культура чәчеләчәк. Бер үк культураны берничә ел дәвамында бер җиргә чәчәргә ярамый. Ул очракта бу җир авырый башлый, корткычлар ияләшә. Киләсе елга бу җиргә рапс чәчсәк, ул үләчәк.

Без өч ел рапс үстерәбез. Рапс безнең чәчү әйләнешенә бик әйбәт туры килә. Көньяк районнар көнбагышка күбрәк игътибар бирелсә, бездә рапс көнбагыш урынына. Рапс сортлары бик күп, без читтән кертелгән орлыкларны кулланабыз. Ел саен мәйданнарны ике тапкыр арттырып бардык. Тик рапс мәйданын чиксезлеккә кадәр арттырырга ярамый. Шундый агрономик кагыйдә бар: рапс мәйданы барлык басуның 30 проценттан артыгын алып торырга тиеш түгел. Ул чәчү әйләнеше белән бәйле. Бу кырга рапс белән без ике елдан соң гына кайта алабыз», — дип сөйләде ул.


Бүгенге көнгә басуның өчтән бер өлешеннән техник культура җыелган. Бу басуны җыеп бетергәннән соң комбайннар берәр атнага ялга туктаячак, чөнки икенче кырда рапс чәчәк атып утыра икән, ул күренеш быелгы һава торышы белән бәйле. «Бу кырда үсемлекнең сабагы корган һәм ул бертөрле төстә, тигез үскән. Кырның бер төстә булуы — әйбәт күрсәткеч. Асты коры, өске өлеше чәчәктә, ә кузаклары яшел булган урыннар да бар, ул безнең өчен иң зур авырлык. Ул бертөрле өлгермәгән. Ул яңгырларның рапс җитлегү чорының азагына туры килү белән бәйле.

Без бик әйбәтләп тукландырдык, ә яңгырлар булмады. Үсемлек өлгереп килгән вакытта яңгырлар килде һәм барлык туклыклы матдәләр үзләштерелде, шуңа ул яңадан чәчәк ата башлады. Шул сәбәпле төрле төстәге яруслар барлыкка килә. Бүген, мәсәлән, 20 октябрь булса, без рапсның чәчәк аткан өлешен яндырып, өлгергән кузакларны җыеп алган булыр идек, ә хәзергә көтәбез, һава торышы да әйбәт тора. 

Төрле экспертлар, консультантлар килә безгә. Алар күзлекләрен яки сигарет кабын үсемлек өстенә ыргытып карыйлар, шулай рапсның тыгызлыгын тикшерәләр. Ул предмет төшеп китмәсә, тыгызлыгы әйбәт була», — дип сөйләде җитәкче әфәнде.

«Рапс ул — тәвәккәллек сорый торган техник культура»
Рапс — тотрыклы үсемлек түгел икән. Елдан-ел аның бәясе дә, уңдырышлылыгы да бик аерылырга мөмкин. «Рапс ул — тәвәккәллек сорый торган техник культура. Республикада чәчү әйләнешен карасак, рапс җиде процентны алып торадыр. Ул бик таләпчән. Узган елны без корткычларга каршы гына да биш тапкыр эшкәрттек, бөртекле культураны өч тапкыр эшкәртү дә җитә. Рапс күп чыгымнар таләп итә, тиешенчә карамасаң, ул үлә яки аны ашап бетерәләр.

Узган елны без бер тонна рапсны 20,5 мең сумга саттык, ә быел рапсны 32 мең сумнан сатарга уйлыйбыз — аермасы зур. Быел уңыш бик әйбәт түгел. Без дә кайбер кырлардан 15 центнер җыярбыз дип уйлаган идек, ә чынлыкта 7 булды, 30 центнер алырга теләгән кырдан 23 центнер чыкты. Бәясенең үсүе шуның белән бәйле һәм бик күп рапс читкә чыгарыла. Без читкә сатмыйбыз, күпләп сатып алучыларга сатабыз һәм алар инде читкә чыгара. Без өч мең тонна рапс җыйсак та, ул экспорт өчен аз була. Рапсны Кытай бик актив сатып ала. Рапсның күпмедер өлешен үзебездә калдырабыз, аны киптерәбез һәм элеваторга җибәрәбез. Казан май заводы да актив сатып ала», — дип аңлатты Искәндәр Хәкимуллин. 


Рапс җыю процессы бөртекле культураларны җыюга охшаган. Комбайн җыя һәм «Камаз» арбасына бушата. Рапс орлыгы бик вак, шуңа күрә җил очыртып алып китмәсен өчен, арбаның өстен каплап куялар. Аннан рапс ындыр табагына кайта, анда чистартыла һәм киптерелә. Ул ике көн торса, әчи икән, киптермичә озак саклап булмый. Аннан соң рапс яңадан йөк машинасына төялә, аның майлылыгы үлчәнә һәм элеваторга китә. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренчә, аларда майлылык 46,7 процент һәм ул әйбәт күрсәткеч.

«Киләчәктә рапсны эшкәртү турында да уйлый башлыйбыз. Чөнки ике мең гектар рапс булса, май алып була. Иң зур керем шул майдан килә», — ди ул.

Рапстан май ясала. Хуҗалык җитәкчесе аның бик эксклюзив продукт булуын әйтте. Рапс маен азык-төлек тармагында кулланалар. тик ул көнбагыш маен көндәлектә кулланган кебек литрлап кулланыла торган май төркеменнән түгел. Ул — кашыклап, тамчылап кына кулланыла торган май. 90нчы елларга кадәр рапс мае бары тик техник май буларак (биоягулык) кулланылган. Шул еллардан гына галимнәр рапс маен азык-төлек тармагына кулланылышка керткән.

«Рапс сугу күбрәк игътибар сорый»
Кырдагы уңышның йөз процентын җыеп бетереп булмый, әлбәттә, югалтулар була. Рапсның да күпмедер өлеше урып-җыю вакытында коелып кала. «Без комбайннарда махсус „рапс өстәлләрен“ кулланабыз. Ургыч алдыннан махсус җайланма куела. Мотовилла рапска тигәнче үк, ул киселә. Аннан башка эшләгәндә, югалтулар күбрәк була. Безнең югалтулар 5 процентны тәшкил итә. Бөтенләй югалтуларсыз җыю мөмкин түгел. Комбайнга кергән рапсның 100 проценты анда калмый, чүп белән чыга», — дип аңлатты Искәндәр әфәнде.

Рапсны бакчада үстерүнең мәгънәсе юктыр, аны учлап җыеп йөрергә кирәк, һәм ул бер тамчы җыелган рапстан май ясап буламы инде. Басуда үскән рапсның тагын бер яхшы ягы бар — ул кырны чүп үләннәреннән чистарта. Дөресрәге, рапс өчен кулланылган саклык чаралары. Алар бу кырда үсә торган үләннәрне юкка чыгара.


Комбайн безнең якка килеп җитеп туктаган вакытта мин комбайнчы абый белән сөйләшеп алдым. Рамил әфәнде Хөсәенов 15 яшеннән комбайнда эшли. Эшенә утыздан артык чакрым юл үтеп йөри. «Гаиләдә беркем дә комбайнчы түгел иде, үзем кызыксынып киттем, өйрәндем. Җиденче сыйныфны бетергәч, беренче тапкыр комбайнда эшли башладым. „Сибиряк“ комбайны иде ул. Шуннан ике-өч ел гына туктап тордым. Өч ел рапс алам. Рапс сугу бөртекле культураларны сугуга караганда күбрәк игътибар сорый. Комбайнны көйләве дә авыррак. Элекке комбайнның да, хәзергесенең дә эчке органнары шул ук инде. Хәзер эшләве рәхәт, тузан, тавыш юк. Без эшли башлаганда ике күз генә ялтырап тора иде эштән соң. Бөртекле культураларны алганда үземнең малай белән эшләдем, хәзер Әтнәдә техникумда укый ул. Үзе дә шушы өлкәгә эшләргә тели. Икенче улым техника белән бик кызыксынмый», — дип сөйләде дә ул, эшен дәвам итте.

«Пандемия авыл хуҗалыгы тармагында уңай йогынты ясады»
Яшьләр турында сүз киткәч, без Искәндәр Хәкимуллин белән эшчеләр темасына сөйләшеп киттек. «Быелгы пандемия авыл хуҗалыгы тармагында уңай йогынты ясады, дип уйлыйм, чөнки кешеләр шәһәрдән кайтып тракторга утырды. Үземә дә өч әйбәт механизатор килде. Табигатьтә һәрвакыт тигезлек саклана, табигать үз төзәтмәсен кертте. Ничек кенә булмасын, илне икмәк белән тәэмин итәргә кирәк. Йөз гектарга биш кеше эшли, кабинеттагы кебек ун квадрат метрга биш кеше түгел», — ди ул.

Кыр эше дигәч тә, иртәнге биштән төнге бергә кадәр эш дигән уй туа. Бу хуҗалыкта кагыйдәләр башкарак. «Бездә иртә таңнан алып төнгә кадәр эшләү юк. Без ашлык сукканда да иртәнге тугыздан иртәрәк чыкмыйбыз. Чиста һәм коры бөртек җыю җайлырак, техникага да көч килми. Дымлы бөртекләрне җыеп, техника ватылудан чыгымнар гына арта. Без яңгырдан соң да икенче көнгә үк чыкмыйбыз. Хәзер эшкә караш үзгәрә. Өлкәнрәк җитәкчеләр эшне масштаблыкта күрә, без финанс күрсәткечләре белән эшлибез.


Мин, мәсәлән, элеккеге колхоз җитәкчеләре кебек иртәнге сәгать биштән торып эшкә чапмыйм. Нәрсәгә ул? Алтынчы яртыда кырга килеп, мин әллә ни зур эшләр эшли алмыйм. Барысын да телефоннан карап була, һәркем үз эшен белә, башкара.

Яшьләр өлкән яшьтәге туганнарының кырда ничек эшләвен күрә. «Нигә кунакка килмисез?» — дип сорыйлар. "Бездә хәзер урып-җыю вакыты, кая чыгып китәргә?! Вакыт юк», — дигән җавап кайтаралар, сугыш башлангандай. Минем, мәсәлән ике балам бар, улым икенче сыйныфта укый, кызым балалар бакчасына йөри. Минем гаиләмә вакытым кала. Авыл хуҗалыгында мин 13 ел эшлим, яртысы — җитәкче вазифасында.

«Авыл хуҗалыгы тармагында үзгәреш, алга китеш булсын өчен буын алмашырга тиеш»
Өлкән буын җитәкчеләре фикеренчә, әгәр алар эшкә сәгать сигезгә килсәләр, барысы да аларга бармак төртеп күрсәтер һәм оят булачак. Алар яңгыр яуган көннәрдә дә эшкә чыга алмаудан оялалар. Ул сәламәтлеккә зур зыян китерә. Бездә дә андый эшчеләр бар. Урып-җыю тәмамлангач, алар комбайнны чистарта, ике көн ял итәләр, ә өченче көнгә аларга тагын эш бирергә кирәк. Яшьләрнең дә авыл хуҗалыгы турында шундый күзаллау, дип уйлыйм.

Яшьләрне җәлеп итү өчен шартлар тудырырга кирәк. Авыл ипотекасы, җир бирү кебек программалар булып алды, тик масштаблырак карарга кирәк. Үзем «целевик» булып укырга кердем. Оешма мине укырга җибәрде, соңыннан анда эшләргә кайтырга тиеш идем. Һәр елны практикага кайта идем. Бишенче курстан инженер булдым. Уку йортларыннан укучыларны кызыктырырга кирәк.

Хәзерге техника бик кызыклы, авыл хуҗалыгын цифрлаштыру бара. Бүген 15 мең гектар җире булган зур хуҗалыкта бер «айтишник» ким дигәндә 3-4 бригадирны алмаштыра ала. Программадан барысы да күренеп тора, кыр чатында утырып карап торырга кирәкми. Авыл хуҗалыгы тармагында үзгәреш, алга китеш булсын өчен, беренче чиратта, буын алмашырга тиеш. Өлкән буыннар өчен яңа программаларны кабул итү — сынау. Минемчә, хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы тармагында җитәкчелек итү өчен идарә итү һәм финанс белгечлеге дә кирәк. Эшне астан башлап, өскә күтәрелергә кирәк. Мин биш ел дәвамында аграр университетта укыдым да, бик яхшы белгеч булдым, дип әйтә алмыйм. Анда таяну ноктасы бирәләр, киләчәккә юнәлешне үзең сайлыйсың», — ди Искәндәр әфәнде.


Шуннан соң без рапсны якыннан карар өчен, токка кайттык. Кара вак төймәләр кебек рапс өелеп тора, ул өем әле чистартылмаган һәм кипмәгән, кырдан гына кайткан. «Бу — безнең кара алтын», — ди Искәндәр әфәнде. Безгә бер пакет белән киптерелгән рапс алып чыктылар. Кипкән орлыклар бераз кечерәеп калган, бик ялтырап та тормый.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында бирелгән мәгълүматлар буенча, Татарстанда 111 мең 393 гектар мәйданнан рапс җыясы бар, бүгенге көндә биш проценттан да кимрәк өлешен җыясы калган. Рапсның уртача уңдырышлылыгы гектардан 14 центнерны тәшкил итә. Иң күп рапс Азнакай районында 10 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән.
31 фотоБиектау районында рапс җыю
+26


Иң кызыклы язмалар - Интертат Telegram-каналында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев