Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Көн кадагында - кыр эшләренә әзерлек

Дүшәмбе көнне иртән узган киңәшмәнең төп темасы - язгы кыр эшләренә әзерлек булды.

Чәчү кампаниясенә әзерлек барышы турында мәгълүмат белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов чыгыш ясады. Атлас Фәрит улы чәчү мәйданнары структурасы турында җентекләп сөйләде, бөртеклеләргә мәйдан күбрәк биреләчәген җиткерде. Арпа чәчүлекләре быел 2230 гектарга, сабан ашлыгы 2070 гектарга, солы һәм рапс 400 гектарга артачак. Бу бодай, уҗым, азык культуралары, кукуруз, катнашазык, көнбагыш мәйданнары кимү исәбенә тормышка ашырылачак. Чәчү мәйданнары районда барлыгы 22 мең гектарны биләячәк. Язгы кыр эшләрендә катнашачак агрегатлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары югары әзерлек дәрәҗәсендә. Чәчү кампаниясен үткәрү өчен 4638 тонна орлык таләп ителә. 4812 тонна ашлык бар, ул тикшерелгән. Гайнетдинов сүзләре буенча, район хуҗалыклары язгы кыр эшләрен 19 көнлек срокта тәмамларга планлаштыра. Район башлыгы вазифаларын башкаручы докладтан соң: "Эшләрне планлы һәм тыныч уздыру мөһим. Никадәр ир-тәрәк чәчсәк, шул кадәр яхшырак".
Моннан тыш, киңәшмәдә районда оператив хәл, янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штрафлар артуы турында һәм башка сораулар каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев