Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Күрсәткечләр куандырмый

Узган җомгада "Таң" ҖЧҖ базасында районның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре үткән 11 айга авыл хуҗалыгы тармагы эшенә нәтиҗә ясады.

Киңәшмәне башлап, район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Марсель Зарипов билгеләп үтүенчә, хуҗалыклардагы хәл мактанырлык түгел. Мәсәлән, сөт җитештерү турында сөйләгәндә, Зарипов саннарны чуар дип атады. Чынлап та, агымдагы елның 11 аенда районда 10 411 центнер сөт җитештерелгән, бу узган чор белән чагыштырганда, 3375 центнерга күбрәк. Әмма аерым хуҗалыклар буенча карасак, әлеге күрсәткечләр тынычландырмый. Беренче чиратта, ике иң эре агропредприятие җитештерүчәнлекләрен киметкәннәр: 2010 елның әлеге чоры белән чагыштырганда, сөт Тукай исемендәге ҖЧҖда - 1499 центнерга һәм "Нур-Агро" ҖЧҖда 3222 центнерга кимрәк. Бу җәһәттән Марсель Мәэмүн улы объектив та, субъектив та сәбәпләрне атады. Шуңа да карамастан, район буенча җитештерелгән сөтнең төп өлеше әлеге ике хуҗалыкка туры килә: күрсәтелгән чорда "Нур-Агро" ҖЧҖда тулаем савым - 29 904 центнер, Тукай исемендәге ҖЧҖда 16 845 центнер сөт тәшкил иткән. Җитештерелгән продукциянең калган өлеше сигез хуҗалыкка туры килә, дип сүзен тәмамлады Зарипов.
Күрүебезчә, быел узган ел белән чагыштырганда, җитештерү күрсәткечләре азмы-күпме арткан. Савымны "Кәрәкәшле" хуҗалыгы - 3292 центнерга, "Таң" - 1299 центнерга, "Игенче" 993 центнерга арттырган. "Таң" ҖЧҖда, узган ел корылыгына карамастан, продукция җитештерү үсеше динамикасы күзәтелә, дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.
Район буенча 9861 центнер ит җитештерелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 76 центнерга артык. "Ситдыйков" фермер хуҗалыгында узган ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда ит 437 центнерга кимрәк җитештерелгән. Продукцияне "Нәбиуллин" КФХда - 217 центнерга, "Кәрәкәшле" ҖЧҖда 55 центнерга ким җитештергәннәр. Шул ук вакытта, нурагролылар сөтне 11 айда 23 центнерга киметкәннәр, әмма ит җитештерү күрсәткече биредә районда иң югары - 3428 центнер, Тукай исемендәге ҖЧҖда - 1818, "Кәрәкәшле" ҖЧҖда - 1062 центнер.
Ит җитештерү турыдан-туры уртача тәүлеклек артым алу белән бәйле. Уртача район күрсәткече тәүлеккә 482 грамм артым тәшкил итә. "Нур-Агро" симертү цехы терлекләре артымны яхшы җыя - тәүлегенә 611 грамм, «Вафауллин»да - 586, Тукай исемендәге хуҗалыкта - 581, "Нәбиуллин"да - 578, "Уңыш" хуҗалыгында - 506 грамм. "Ситдыйков" КФХга килгәндә, биредә уртача тәүлеклек артым күрсәткече 372 грамм тәшкил итә.
Бүгенге көндә таналарны төп көтүгә кертү мәсьәләсе кискен тора. Район буенча 11 айда 100 сыерның 13е тана белән алыштырылган (узган елда әлеге күрсәткеч 100 сыерга 19 тана тәшкил иткән). Бу җәһәттән иң югары күрсәткеч Тукай исемендәге ҖЧҖда - 100 сыерга 41 тана һәм "Нур-Агро"да - 29 баш тана туры килә. Бу әлеге хуҗалыкларда гына сыерларны таналарга алыштыру эше баруы турында сөйли. Әлеге әһәмияте эш калган хуҗалыкларда яки чиктән тыш начар алып барыла, яки бөтенләй алып барылмый, дип нәтиҗә ясады район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин.
Декабрь аенда хуҗалыкларда терлекләрнең буазлыгы тикшерелә. Бүген төп көтү бозаулатуга әзерләнә, гыйнварда-мартта массакүләм бозаулату көтелә. Кызганыч, хуҗалыкны системасыз алып бару сыерларның массакүләм ташлануы кебек күренешләргә китерә, бу сөт җитештерү кимүенә сәбәп булып тора. Терлекчелектә җитештерүчәнлекнең түбән күрсәткече сәбәпләре нидә? Сәбәп төгәл куелган система булмауда, дип ассызыклады Сәгадәтулла Рәхмәтулла улы. Системалылык, технологияләрне катгый үтәү, планлы чаралар башкару булмаганда, терлекчелектә уңышка ирешү мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев