Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кукуруз өлгергән җыярга гына җитеш

Районның бөтен хуҗалыкларында да диярлек сабан культураларын урып-җыюга керешетеләр. Параллель рәвештә терлек азыгын әзерләү дә бара.

"Таң" ҖЧҖда газетаның бу саны чыгуга кукуруз инде, мөгаен, тулысынча урып-җыелыр. Башка игенчеләр белән бергә, комбайнчы Гамир Ибраһимов һәм механизатор Динар Газизуллин да якты көн озынлыгы дәвамында эшлиләр. Хуҗалыкның кырчылык бригадиры Марат Камалетдинов мәгълүматлары буенча, терлек азыгы культураларыннан кукуруз - 68, көнбагыш - 93 һәм суданка 120 гектарны тәшкил итә. Сабан культураларыннан 100 гектардан артык җирдә арпа теземнәргә салынган, ә алты гектарда исә суктырылган. Тулаем алганда, әлеге культураның план буенча мәйданы 250 гектарны тәшкил итә. Боларга өстәп, 179 гектарда солыны һәм 579 гектарда бодайны урып-җыярга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев