Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы агроиминләштерү механизмын камилләштерүне дәвам итә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы агроиминләшгтерү механизмын алга таба үстерү максатларында «Авыл хуҗалыгы иминләштерүе өлкәсендә дәүләт ярдәме турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында проект эшләгән.

Яңалыклар агроиминләштерү механизмын һәркем файдалана алырлык итүгә юнәлдерелгән, шул исәптән кече авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен дә. Россия аграрийларының мөлкәти мәнфәгатьләрен иминият яклавы белән тәэмин итүнең мөһимлеген исәпкә алып, ведомство әлеге төзәтмәләрне быел ук килештерергә һәм кертергә исәп тота, бу исә аны 2021 елда гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Закон проекты агроиминләштерү механизмын һәркем файдалана алырлык итәргә тиешле шактый яңалыкларны күздә тота, шул исәптән кече авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен дә. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрен табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрдән (ЧС) өстәмә иминләштерү кертергә тәкъдим ителә. Иминият килешүләренең яңа тибында, гадәттән тыш хәл аркасында уңыш юкка чыкканда, төбәк хакимиятләре тарафыннан гадәттән тыш хәл режимы рәсми рәвештә игълан ителү факты буенча игенчеләр өчен үсемлекчелек продукциясен җитештерү чыгымнарын иминиятләштерү күздә тотыла.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы табигый характерындагы гадәттән тыш хәл аркасында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын югалту, шулай ук күпьеллык утыртмаларның һәлак булу куркынычы буенча иминият премиясенең бер өлешен түләүгә субсидияләр күләмен арттырырга тәкъдим итә. Шулай итеп, иминият шартнамәләре буенча субсидияләү дәрәҗәсе 50 %тан 80%ка кадәр артырга мөмкин, бу дәүләт ярдәме белән иминият программаларына аграрийларның кызыксынуларын арттырырга тиеш.

Шулай ук иминләштерүчеләрнең (НСА) гамәлдәге берләшмәсе кысаларында гадәттән тыш хәлләр вакытында яңа компенсация түләүләре фондын булдыру карала, ул иминләштерүче үз йөкләмәләрен үти алмаганда башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев