Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сентябрьгә кадәр урып-җыюны тәмамларга

Район буенча бөртеклеләрнең 22 гектарын урып-җыярга кирәк. Бүгенге көнгә ике мең гектардан артык бөртекле сугылган.

Район кырларының уңышы, дип хәбәр итте экология һәм табигатьтән файдалану буенча даими комиссия рәисе С. Төхбәтуллин, гектардан 17 центнерны тәшкил итә. Майдагы корылык чәчүлекләрнең хәле өчен куркыныч тудырган. Әмма июньдәге явым-төшем башакларга тулышып җитәргә мөмкинлек биргән. Бөтен хуҗалыкларда да бөртеклеләр тигез түгел. "Нур" КФХ, "Уңыш" ҖЧҖ, "Кәрәкәшле" һәм Тукай исемендәге хуҗалыклар зур оешканлык күрсәтеп эшлиләр. Тукайлылар инде чәчүлекләрнең 40 процентка якынын җыйган. Аларда уңышлылык та район күрсәткеченнән югарырак. Урып-җыюга параллель рәвештә районда башка агрочаралар алып барыла. Ютазы районы игенчеләренә амбарларга өч мең тонна ашлык тапшырырга туры киләчәк, 350 тонна инде тапшырылган. Һава торышы яхшы булса, сентябрьга урып-җыюны тәмамлаячакбыз, дип билгеләп узды С. Төхбәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев