Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстан экспортерларына тышкы базарларда агросәнәгать комплексы продукциясен сертификацияләүгә бәйле чыгымнарның 90 %ын компенсациялиләр

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Россия экспорт үзәге» АҖ чит ил базарларына агросәнәгать комплексы продукциясен чыгаручы Россия экспортерларына субсидияләр бирүгә заявкалар кабул итә.

Экспортерлар чыгымнарының 90 %ына кадәр компенсация алачаклар. Оешмага субсидия аны бирү турында килешү төзүгә гариза бирелгән көнгә кадәр 12 ай эчендә тотылган чыгымнар өлешен компенсацияләү максатларында бирелергә мөмкин. Шул ук вакытта агросәнәгать комплексы продукциясен сатудан экспорт кереме күләме сорала торган субсидия күләменнән 5 тапкырдан да ким булмаска тиеш.

Россия экспортерларының түбәндәге чыгымнары өчен субсидия бирелә: агросәнәгать комплексы продукциясенең тышкы базарларда куела торган таләпләргә туры килүен бәяләүгә, ветеринария-санитария һәм фитосанитар чаралар уздыруга, транспортлау, саклау, сынау һәм сынау үрнәкләрен утильләштерүгә, шулай ук агросәнәгать комплексы продукциясен тышкы базарларга чыгару буенча тышкы сәүдә контрактында булган таләпләргә туры килүен бәяләүгә, шул исәптән "хәләл" һәм "кошер" сертификатларын алу өчен ихтыярый сертификацияләүне уздыруга тотылган чыгымнар.

Субсидия бирү тәртибе һәм шартлары буенча тулырак мәгълүматны Россия экспорт үзәге белгече Алексей Старостиннан +7(495)937-47-47 (өстәмә 621) телефоны буенча, шулай ук электрон почта аша - starostin@exportcenter.ru алырга мөмкин һәм үзәкнең рәсми сайтында - https://www.exportcenter.ru танышырга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев