Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстан лизингка сатып алынган авыл хуҗалыгы техникасы саны буенча лидерга чыкты

«Росагролизинг» АҖ Россия Федерациясе субъектларының авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителүенә йомгак ясады һәм 2019 елда компаниянең ташламалы программалары ярдәмендә техниканы иң актив сатып алган ТОП-10 төбәкне билгеләде.

Күрсәткечләр буенча Татарстан Республикасы аграрийлары 1 нче урынга чыкты, алар Росагролизингның ташламалы программалары буенча 839 техника сатып алганнар. Алынган техниканың гомуми бәясе 3 млрд.сумга якын. Уртача уңыш та артты: агымдагы елда ул 2019 елга караганда гектардан 5,4 центнерга күбрәк булды.

Росагролизингта, аграрийлар яңа техника ярдәмендә урып-җыю кампаниясен вакытында башкарып чыга алдылар, дип билгеләп үтәләр.

Саратов өлкәсенә Росагролизинг 2,7 млрд. сумга 568 техника саткан, Башкортостан Республикасына – 1,4 млрд. сумга 443 берәмлек, Краснодар краена – 1,5 млрд. сумга 383 берәмлек, бу төбәкләр Росагролизинг рейтингында узган ел белән чагыштырганда үз позицияләрен шактый яхшырттылар, шулай ук уңыш үсеше дә күзәтелә. Мәсәлән, Башкортстан Республикасында бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр. 4 млн. 11 мең тонна ашлык суктырылган, бу узган елга караганда 787 мең тоннага күбрәк. Уңдырышлылык узган елгы күрсәткечтән югары һәм ул гектардан уртача 22,8 центнер тәшкил итте(2019 елда – 19,9 ц/га).

Ә Краснодар краенда бөртекле һәм кузаклы культураларның уртача уңышы гомумроссия күрсәткеченнән югарырак - 32,2 ц/га (2019 елда - 26,2 ц/га).

Росагролизингның төбәк рейтингында түбәнделәр билгеләп үтелде:Мәскәү өлкәсе, компания 1,7 млрд. сумга 381 авыл хуҗалыгы машинасы җибәргән; Самара өлкәсе, 1 млрд. сумга 338 техника сатып алган, бу төбәкләр шулай ук узган ел белән чагыштырганда уңышның артыграк булуы белән дә белән аерылып торалар.

Ставрополь крае һәм Ростов өлкәсе техника сатып алуда үз позицияләрен киметтеләр, шуңа да карамастан, төбәкләр элеккечә үк ТОП-10га керәләр. Ставрополь аграрийлары 2020 елда 1 млрд. сумга 317 – техника, ә Ростов аграрийлары 1,1 млрд. сумга 291 техника сатып алганнар.

2016 елдан башлап «Росагролизинг» АҖ төбәкләргә техника җибәрүне елга уртача 50%ка арттырды, 2019 елда рекордлы санда техника (гомуми суммасы 25,5 млрд.сумлык 7 175 берәмлек) техника сатылган. Мондый тенденция саклана гына түгел, ә 2020 елда көчәя генә бара. Бүгенге көндә Росагролизинг төбәкләргә 8 271 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы озатты, бу узган ел белән чагыштырганда 1 096 берәмлеккә күбрәк. Инвестиция чыгымнары үсеше 6,4 млрд. сум тәшкил итте (+25%). Техниканың барлык төрләре буенча да диярлек күрсәткечләрнең үсүе күзәтелә. Җәмгыять тарафыннан тәкъдим ителә торган үзйөрешле авыл хуҗалыгы техникасы аеруча зур үсеш күрсәтә. Хәзерге вакытта сатылган үзйөрешле техника күләме 2019 ел күләменнән 5,2 млрд. сумга артып китә.

2019 елдагы кебек үк, «Ростсельмаш» компаниясе һәм Петербург трактор заводы иң зур өлешне алып торалар.

Лизинг программалары буенча авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу мәсьәләләре, шулай ук субсидияләү программалары буенча төгәлрәк консультацияне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 8-800-444-16-70 бердәм телефон номеры буенча алырга мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X