Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекләр ач булмасмы?

Районда терлек азыгы хәзерләү тулы көченә бара. 14 июньгә, район авыл хуҗалыгы идарәсенең үсемлекчелек бүлеге мәгълүматлары буенча, районда 927 га күпьеллык үлән чабылган, 166 тонна беренче чабым печәне әзерләнгән.

Җаваплылыклары чикле җәмгыятьләр арасында лидерлык позицияләрен "Нур-Агро" ҖЧҖ алып тора. Хуҗалык 14 июньгә 57 тонна хуш исле азык әзерләгән. Мал азыгы хәзерләү сезоныннан башлап хуҗалык 473 гектар үлән чапкан, шулардан яшел масса - 80 гектардан, печән - 357 гектардан. Тукай исемендәге ҖЧҖ да алдынгы урыннардан чигенми: биредә 150 гектардан күпьеллык үлән чабылган, 35 тонна печән хәзерләнгән. Печән хәзерләү мәсьәләсенә "Уңыш" ҖЧҖ җаваплы якын килгән, анда 42 тонна хуш исле мал азыгы чабылган. Ә менә "Таң" җәмгыятенә темплар өстәү мөһим: биредә яшел азыкка 40 гектар үлән чабылган, әмма терлек кышлатуга бер генә тонна да печән әзерләнмәгән. Җәй башланды гына кебек иде, июнь уртасы да җиткән. Маллар кышын тук булсын өчен һәр яхшы көнне файдаланып калу зарур. Шуңа да карамастан, барлык агроколлективлар да мондый фикердә түгел. Печән хәзерләүгә "Игенче", "Чулпан", "Заря" җәмгыятьләре керешмәгән.
Бүгенге көндә "Әхмәтшина" КФХ барысына да үрнәк, дип ассызыклады районның баш агрономы Гали Бакиров. Фермер кыска гына вакыт эчендә биләмәләренең 60,5 гектар җиреннән 60 гектардан артык үлән чапкан һәм 13 июньгә 100 тонна сыйфатлы печәнне 100 процентта тюклаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев