Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Тукайлылар һәрвакыт авангардта

Үткән шимбдә, 4 августта, район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев беренче өч йөз тонна ашлык суктырган комбайнчыларга премияләр тапшырды.

Тукайлылар быел урып-җыюга оптималь срокларда һәм зур оешканлык белән керештеләр. Башкача булуы да мөмкин түгел. Чөнки хуҗалык белән күп еллар дәвамында аның алыштыргысыз лидеры, грамоталы һәм тынгысыз җир кешесе Әсгать Абдуллин җитәкчелек итә. Һәм көчләрне ул вәзгыятьтән чыгып билгели. Аз сүзле җитәкчене, хезмәт кешесен ачыктан-ачык сөйләшүгә чакыру - нәтиҗәсез омтылыш. Әйе, ул мактанырга яратмый. Җирдә ул дан өчен түгел, булсын өчен хезмәт куя.
Аларның эшчеләре дә сайлап алынган диярсең - берсенең дә күп сүз куертыртырга вакытлары юк. Икмәк көтеп тормый. Шуңа күрә безнең комбайннар "дислокациясе" урынын эзләвебез дә "сугышып разведка ясау"га тиң булды. Шулай да без 94 гектарны биләгән суперэлита арыш участогын таба алдык, анда универсаль МасDon ургычы штурвалы артында Марсель Йосыпов арыш чаба иде. Аның быелгы уракта төп бурычы - бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны уру. Бу эшне ул бик яхшы башкара. Марсель сүзләре буенча, ул чит ил машинасы штурвалы артында бишенче сезонын эшли, әлеге техника аны бер генә тапкыр да кыен хәлдә калдырганы булмаган. Механизаторларның алтын куллары техниканы чираттагы урып-җыю кампаниясенә сыйфатлы әзерлә-гән. Әгәр дә көйсезлек килеп туса, басуга эретеп ябыштыручы Сергей Катермин белән "кичектергесез эретеп ябыштыру ярдәме" килә. Машиналарга ягулык белән дә шунда ук "заправка" ясала. Бензин ташу машинасы руле артында быел Рәсим Таҗиев, башка вакытта ул сөт ташу машинасын йөртә.
Тукайлылар бер генә минутка да кыр конвейеры эшен туктатмыйлар. Йосыпов участокны чапкан вакытта, шул ук МасDon бер көн элек салган теземнәрне шунда ук, вакытны әрәм итмичә, берьюлы дүрт комбайн суктыра. Кыр кораблары хуҗалыкның алтын башаклы басуларында көйле эшли иде. Дүрт комбайнчы - безнең илдә чыгарылган Дон комбайны белән идарә итүче, хуҗалыкта гына түгел, районда да танылган Сәетмәгърүф Галиев, Акрос комбайнын йөртүче, хезмәт сөючәнлектә бер дә калышмаучы Айдар Бадыйков, Енисейда - Айрат Зәйдуллин һәм New Holland чит ил ашлык уру машинасында яшь һәм перспективалы Рәмис Хәйдәров тир түгәләр. Комбайннар, бер генә минутны да югалтмыйча, бункерлардан басу һәм ындыр табагы арасында туктаусыз йөреп торучы КамАЗ кузовларына ашлык бушаталар. Әйе, кыр конвейеры турыдан-туры автомашиналар йөртүчеләрнең җитезлегенә бәйле. Алар - Рәнис Таҗиев, Илдар Садыйков һәм Рамил Әхмәтҗанов. Басуда караңгы төшкәнчегә кадәр эшлиләр. Менә бүген дә комбайнчылар алларына куелган бурычларын үтәп чыктылар. Иртәгәсе көндә йөз гектарда өлгергән солыны суктыруга керешергә кирәк булачак.
Яктырды. Басу өстенә кояш күрәрелде. Еракта безгә таныш МасDon комбайны тавышы яңгырады. Марсель Йосыпов культуралар мәйданының яртысыннан артыгын теземнәргә салган. Безгә таныш комбайнчылар үз сәгатьләрен көтәләр иде. Басу читендә кизү торучы янгын сүндерү машинасы һәм бензин белән заправкалау техникасы тора.
Нәкъ менә әлеге тантаналы минутта җирбагарлар янына район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев күңелле миссия белән килде: ул иң алдынгыларга премия тапшырачак. Конвертлар тапшырганда, ул иңнәрендә авыр, әмма мактаулы хезмәт яткан игенчеләргә рәхмәт белдерде. "Мин сезгә ышанам, - дип ассызыклады Нуриев, җирбагарларның көчле кулларын кысып, - урып-җыюны уңышлы тәмамлау өмете сезнең кебек гади кешеләр иңенә ята". Шуны исегезгә төшерәбез, быел шәхсән Рөстәм Мидхәт улы тарафыннан премия билгеләнгән иде.
Ахырда шуны әйтеп узабыз: тукайлылар җыйган мәйданнар проценты районда иң югарысы. Биредә 1219 гектар билгәгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның яртысыннан артыгы җыелган, шулардан уҗым культуралары - 218, сабан культуралары 1001 гектар тәшкил итә. Ашлыкның тулаем уңышы - 1600 тоннадан артык, бөртекле-кузаклы культуралар - 27,90 центнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X