Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Уңыш” ҖЧҖ сыйфатлы сөт җитештерүдән табыш ала

"Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыятендә сөтчелек тармагының 2014 елда табышка эшләвендә "Данон" компаниясенең дә берникадәр өлеше бар.

- Нәкъ менә әлеге сөт эшкәртү предприятиесе коллектив тормышына килеп кергәннән соң, фермада чимал җитештерүгә мөнәсәбәт бермә-бер үзгәрде. "Данон" безгә, башка эшкәртүчеләргә караганда, югарырак сатып алу бәяләрен тәкъдим итте. Шул ук вакытта ул безнең каршыга үз таләпләрен дә куйды. Беренче чиратта әлеге партнер бездән сыйфат таләп итте. Шунысы мөһим, компания белгечләре безне читтән торып тәнкыйть итмәде, эшләргә өйрәтмәде, алар хуҗалыкның үзенә килеп файдалы киңәшләрен бирде. Алар тәкъдим иткән хак шулкадәр кызыксындырды ки, без терлекчелек тармагындагы эшчәнлекне яңабаштан кордык. Без югары сыйфатлы сөт җитештерүгә йөз тоттык, - дип сөйли җәмгыять директоры Аяз Шафигуллин.

Эшне сөткә савымчы кулы тимәслек итеп абзардагы җиһазларны заманчага алмаштырудан башлыйлар. Продукциянең чисталыгын саклау максатында әлеге җиһазга өстәмә фильтрлар да урнаштыралар. Сөт - тиз бозылучан чимал булуын исәпкә алып, җәмгыять суыткыч җиһазларыннан да киң файдалана. Әле моннан берникадәр вакыт элек кенә кайбер партнерлар эсселе-суыклы сөт төяп китеп, печән өстендәге этне хәтерләтсәләр, хәзер исә "Данон"нан килгән сөт машинасы шоферы чималның билгеле температурага кадәр суынганын көтеп тора, чөнки шул очракта гына продукция үзенең файдалы матдәләрен саклап кала ала, ягъни товарлылыгын җуймый. Сөт аерым сыемга урнаштырыла һәм ул пломба салынып озатыла, дип хуҗалык тормышы белән таныштыруын дәвам итте Шафигуллин.

Сыйфат төшенчәсен алга куеп эш итә башлаган терлекчеләр малларның сәламәтлеген кайгыртуны да көнүзәк сорау итеп куйганнар. Үзебезнең якты кояш нурлары астында иркәләнеп үскән хуш исле үләннәр белән туенган сыерның куе сөт бирүенә киртәне мастит тудыра алуын яхшы аңлаган уңышлылар, әлеге чирнең үзен "йөгәнлиләр": малларны тикшереп торуны системага салганнар. Коллективта азык сыйфаты да ныклы контрольгә алынган. Биредә терлекләр ферментлаштырылган фураж белән беренче елын гына тукланмыйлар. Һәр көзне, терлек азыгы базасы тупланып беткәч, азык төрләре махсус лабораториядә тикшерү уза. Шуның нәтиҗәләренә таянып, рацион төзелә. Малларны баланска китерелгән тулы кыйммәтле азык белән туендыруга бары тик микро- һәм макро матдәләр кертеп кенә ирешеп булуын яхшы аңлаган уңышлылар, бүгенге көндә, рациондагы протеинга булган дефицитны тулыландыру максатында, карбамидтан уңышлы файдаланалар.

"Уңыш" җәмгыяте терлекчеләре узган хуҗалык елын сөтчелек буенча табыш белән тәмамлыйлар: тотрыклылык 37 процент. Икенче төрле әйткәндә, һәр килограмм сөт саву өчен тотылган бер сум акча кассага 37 тиен ияртеп кире кайткан. Әлеге яхшы күрсәткечкә таналар белән киң эш йөртү дә үз өлешен кертми калмый. 2014 елда район җитәкчелеге ярдәме белән нәселле таналар сатып алдык, дип билгеләп узды рәхмәт йөзеннән Аяз Шафигуллин. Аларның бер өлеше былтыр үрчем китерсә, калганнары быел, җәйгә кадәр бозаулап бетәргә тиеш. Хуҗалык үзе дә нәселгә таналар үстерүгә җаваплы карый. Бүгенге көндә фермада капландыру яшенә генә җиткән түгел, тиешле авырлыгын да җыйган 47 баш тана асрала.

- Таналар үстерү юнәлешендә хаталанган елларыбыз булды. Шуңа күрә хәзер без башка юлдан киттек. Башмак таналарны "кырыс" холыклы сыерлар арасына бәйләмәдек, аерым группа итеп бастырдык. Тукландыру да махсус контроль астында тора, - дип сөйләүче директор белән терлекчелек тармагының анасы булган таналар абзарына узабыз, чыннан да, малларга сүз әйтерлек түгел.- Башкача ярамый. Терлекчелек тармагын киңәйтү максатын алга куйганбыз икән, үзебезнең базаны ныгытмый торып, читтән килгән ярдәм белән генә таулар күчерә алмаячакбыз...

Әлеге сүзләрне әйткәндә, җәмгыять директоры агымдагы елда Димтамак авылы территориясендә 400 башка исәпләнгән өр-яңа сыерлар абзары төзүне күздә тотты. Яңа объект урнашачак мәйдан тирәли бер мең гектардан артык көтүлек җәелеп китүен исәпкә алып, хуҗалык аны "бер эчендә ике" принцибыннан чыгып тергезүне күздә тота, ягъни сыерлар абзары һәм җәйләү бер түбә астына алыначак. Гомумән, соңгы елларда "Уңыш" җәмгыяте тормышында кискен үзгәрешләр шактый булды. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең күзгә күренеп артуы гына да яңа казанышларга этәрә. Аяз Шафигуллин сүзләре белән әйтсәк, фантазияң генә җитсен. Һәм җитәкче әлеге психологик сыйфатын эшкә җигәргә дә өлгергән. Терлек азыгы культуралары мәйданын тагын бер кат өйрәнеп чыккан директорның теләге итчелекне дә табышлы итү. Ит сату бәяләре нык арткан мәлдә әлеге өлкәне дә тотрыклы итмичә мөмкин түгел! Узган елны минуска эшләгән тармакта инде ел башыннан ук уңай үзгәрешләр күзәтелә башлаган. Ашлык базарындагы уңай тенденция дә безнең җитештерүчедә күтәренке кәеф тудыра. Җәмгыятьнең ярма цехының да абруе елдан-ел ныгый бара. Татарстан сәүдәгәрләреннән генә түгел, тирә-як төбәк кулланучыларыннан да тары, арпа кебек ярмаларга даими рәвештә заказлар кабул итүче цех хуҗалык казнасына ай саен 500-600 мең сум акча кертә. Әлеге эшләрне бәян иткәндә, кырчылык тармагы турында бер кәлимә сүз әйтмәү гадел булмас. Югарыда саналган тармак һәм объектлар бүген уңышлы эшләп килә икән, моңа нигезне механизаторлар тудыра. Хәзер дә алар өчен кызу эш өсте. Бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы машиналарының 85 проценты әзер, димәк эш кешесе өчен беренче уңайлыклар тудырылган механик остаханәдә ремонт зур оешканлык белән бара. Хуҗалыкның үзендә оста куллы слесарьләр, эретеп ябыштыручылар булуы эшне күпкә җиңеләйтә. Март ахырында узачак техник тикшерү вакытына трактор һәм тагылмалы агрегатларның тулаем хәзерлек сызыгына куелачагына механизаторларның иманы камил.

"Уңыш" җәмгыятен икътисадый үсеш юлында дип, һич курыкмыйча әйтергә була. 2015 хуҗалык елына ул салымнарын түләп аяк баса. Хуҗалык буенча уртача хезмәт хакы 16 мең сумнан артык тәшкил иткән коллективка бүген эшкә килергә атлыгып торучылар да шактый. Бу чарага да җәмгыятьтә җитди якын киләләр: яңа кадрларны фильтр аша уздыралар. Төп "костягы" булган коллективка "соры кортлар" кирәкми! Йөкне бертигез тартканда гына ул җиңел тәгәри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев