Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Уңышлы старт

Үткән атнада районда урып-җыю эшләре башланды.

"Уңыш" ҖЧҖда бөртекле культуралар мәйданнары 1000 гектардан артык территорияне били. Бүген җәмгыять басуларында ике ашлык уручы комбайн эшли. "Радонь" сортлы уҗым арышын 200 гектарда суктыруның беренче ике көнендә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булды. 14 июльгә культураның 40 гектары теземнәргә салынды һәм суктырылды, ашлыкның тулаем уңышы 72 тонна тәшкил итте, уртача уңыш - гектардан 18 центнер. Культураны чабу белән ЖВП-4,9 тагылма ургычы белән МТЗ-82 тракторында Владимир Антонов шөгыльләнә. Суктыруда Дон-1500Б комбайнында Илдар Галиев мәшгуль. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, Илдар ел саен каникулларда туган хуҗалыгында хезмәт куя һәм өченче сезонын - комбайнчы. Быел ул авыл хуҗалыгы академиясенең икенче курсы студенты һәм урак чорында көйле эш башкара, ди җәмгыять директоры Аяз Шафигуллин.
Бөртеклеләр чабуга "Нәбиуллин" крестьян-фермер хуҗалыгында да керештеләр. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, биредә ике көн эчендә 50 гектар "роксана" сортлы уҗым арышы теземнәргә салынган. Мондый тупланганлык урып-җыюның оптималь срокларда тәмамланачагына ышану мөмкинлеген тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев