Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“АгроМир” җәмгыятеннән Верера Миңнеханова – республика бәйгесендә

Узган атнада Әтнә районында оештырылган машина белән саву операторларының республика бәйгесендә Ютазы районы абруен яклап "АгроМир" җәмгыяте савымчысы чыгыш тотты.

Венера Миңнеханова - ел әйләнесенә үз группасындагы сыерлардан 7 тоннадан артык сөт савып ала. Ике көн дәвам иткән республика бәйгесендә дә ул сынатмады, дип хәбәр итте районның баш зоотехнигы Алмаз Даутов. Теория һәм практикадан торган бәйге шартларын уңышлы үтәп чыккан безнең район савымчысын республиканың нәселле маллар белән шөгыльләнүче предприятиесе начальнигы Ришат Зарипов кыска дулкынлы мич белән бүләкләде.

"АгроМир" җәмгыяте үзе дә республиканың алдынгы савымчылары җыелган чарада макталып телгә алынган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек тармагы буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов "АгроМир" җәмгыятенең республикада нәселгә тана үстереп сатучы берәнбер хуҗалык булуын зур канәгатьлек хисе белән билгеләп узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев