Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Авыл сезне көтә, яшьләр!

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Ютазы районы укучылары авыл хуҗалыгы министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты, Азнакай политехник көллияте вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.


Киләчәк  мегаполисларда дип уйлыйсызмы? Бүген Ютазы мәктәбендә моның киресен исбатладылар! Район мәктәпләре укучылары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм аграр югары уку йортлары вәкилләре белән очраштылар, уку мөмкинлекләре, яшь белгечләргә ярдәм турында белештеләр. 
Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп, шуны ассызыклады – бүгенге көн авыл хуҗалыгы  җирдәге хезмәт кенә түгел, ә бәлки квалификацияле белгечләр таләп итә торган югары технологияле комплекслар да.
"Безнең район –  югары үсеш алган инфраструктураның һәм искиткеч табигатьнең үзара гаҗәеп яраклашуының анык мисалы ул. Мөгаен, күп кенә шәһәр кешеләре мондый тормыш турында хыяллана гынадыр!  –  дип билгеләде Аяз Шәфыйгуллин. – Бездә спортны үстерү һәм шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, һәм боларның барысы да – бушлай. Авыл хуҗалыгында төрле категориядәге белгечләр кирәк. Яшь һөнәр осталары өчен бездә менә дигән шартлар тудырылган: яшәр урын, хезмәт техникасы, ә инде биш ел эшләгәннән соң – шәхси милектәге торак!"
Укучылар өчен төп сюрприз – яшь белгечләр өчен  750 мең сумгача күтәрмә түләү! Ә уку белән хәлләр ничек соң? Бу хакта Казан дәүләт аграр университеты һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре сөйләде. Гадәти  агрономнар һәм инженерлардан тыш, югары уку йортлары башка күп белгечләр әзерли. Алай гына да түгел, уку белән беррәттән эшче һөнәр дә алырга мөмкин: слесарь, бакчачы, умартачы һәм хәтта ЭВМ операторы.
Очрашуга Ютазы мәктәбен тәмамлаган Айсылу Ямалетдинова да килгән иде, ул бүгенге көндә КДАУ икътисад институтының магистратура студенты. Якташыбыз  укудан алган тәэссоратлары белән уртаклашты, стипендия турында бәянләде һәм Ютазы укучыларын  университетка керергә чакырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда төп звено юнәлеш  белгечләре белән тәэмин ителеш түбәндәгечә: агрономнар - 60 %, зоотехниклар - 80%, ветеринария табиблары - 40%, инженерлар-83%. Бу саннардан күренгәнчә, авылда квалификацияле кадрларга ихтыяҗ кискенлеге сизелә, димәк, чыгарылыш укучыларының абруйлы һәм яхшы түләүле эш табу мөмкинлеге һичшиксез бар.
Әлеге очрашу барышында Ютазы укучылары авыл хуҗалыгының үткәне генә түгел, ә бәлки бүгенгесе һәм киләчәге дә өметле икәненә инандылар. Туган районнары яшьләргә уңышлы карьера, уңайлы яшәеш өчен кирәкле булганның һәммәсен  тәкъдим итәргә әзер. Димәк, егетләр-кызлар, авыл сезне көтә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев