Бәйрәкә авыл җирлегендә урнашкан "Нур-Агро" җаваплылыгы чикле җәмгыяте 2011 елны 49 процент рентабельлелек белән тәмамлый, ягъни җитештерүгә тотылган һәр сум акча казнага 49 тиен ияртеп әйләнеп кайта.
Бу хакта шимбә көнне авыл мәдәният йортында бәйрәм рухында үткән җыелышта җәмгыять директоры Н. Вәлиев хәбәр итте. Нурагролылар узган хуҗалык елына йомгак ясадылар, агымдагы елда аз чыгымнар белән күбрәк керемгә ирешүне максат итеп билгеләделәр.
Районда гына түгел, аның чикләрендә дә җиргә береккән нык тамырлары белән билгеле булган, районда тулаем җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең уртача 30 процентын бирүче «Нур-Агро» ҖЧҖ эшчәнлеге беренче карашка гына шома бара кебек тоела. Аның финанс-икътисади халәтенә күз салыйк. 2010 афәтле елдан соң килгән 2011 ел җәмгыять өчен чагыштырмача уңышлы булып тарихка язылып кала. Былтыр нурагролылар 83 574 мең сумлык продукция җитештереп саталар. Бу аннан алдагы елга караганда 10 485 мең сумга күбрәк дигән сүз.
Игенче-механизаторлар әйтерсең лә ике ел өчен удар хезмәт куялар - 3474 гектар мәйданда чәчелгән бөртекле һәм кузаклы культураларның һәр гектарыннан уртача 27,2 центнер ашлык җыеп алалар. "Нур-Агро" җәмгыятенең күзәтчелек советы рәисе С. Галиев мондый мул уңышның төп нигезен үз вакытында яуган шифалы яңгырлар, җир өстенә елмаеп чыккан кояш белән бәйләргә тырышса да, 45 060 тонна органика, 198 тонна файдалы матдә күләмендәге минераль ашлама керткән, башка төрле агрочараларны җиренә җиткереп үтәгән, ахыр чиктә, кояш белән бергә кузгалып уракка төшкән җирбагарларның хезмәтен кире кагу мөмкин түгел. Соңгы елларда җәмгыятьнең техника паркы замана таләпләренә туры килеп камилләшкән машиналар белән тулыландырылып, орлык фонды югары репродукцияле сортлар белән яңартылса да, җитештерү барышында җитешсезлекләргә урын табыла. Кайбер эшчеләрнең исереклеге аркасында кырларны химик утау барышында төгәлсезлек-ләргә юл куелган, ындыр табагындагы машиналарны дөрес көйләмәү сәбәпле, тулаем җыелган икмәкнең 5 процентка якыны калдыкка чыккан. Җәмгыять җитәкчелеге үз чыгышында шул рәвешле һәрнәрсәне үз исеме белән атады: аракы белән дусларны исерек, тырышларны уңган, дип.
"Нур-Агро" җәмгыяте кассасына 2011 елда кергән тулаем акчаның 70 проценттан артыгын терлекчелек тармагы бирә. Һичтуктаусыз эшләүче конвейерны хәтерләтүче әлеге тармакның соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерүен бер тапкыр гына бәян итмәдек. Инновацион технологияләр биредә савым көтүенә генә кертелмәде. Сыерларны капландыру Европа технологиясе буенча башкарыла, малларның яшенә карап рационнар фән кушканча төзелә. Сирин Әхәт улы сүзләренә караганда, 2011 елда терлекчелек тармагын тагын да камилләштерү өчен 5 миллион сумга якын акча тотыла. Иң мөһиме, агымдагы кышлатуга терлекчеләр мул һәм сыйфатлы азык запасы белән керешә. Фидакарь механизаторлар көче белән һәр баш шартлы терлеккә 45,1 центнер азык берәмлеге туплана. Әмма терлекчеләр игенчеләрнең ышанычын акламыйлар, дип үз дәгъвасын белдерде С. Галиев. Соңгы арада тармак үз позициясеннән чигенә төшә. 2011 елда 262 баш терлек үлеменнән җәмгыять 1419 мең сум зыян күрә. Гәрчә малларны дәвалау өчен кирәкле препаратлар сатып алуга 1289 мең сум акча тотылса да. Ашау такы-токы булган 2010 елда майлылыгы 4 процентлы сөт сауган савымчылар, былтыр майлылыкны киметәләр, җәмгыять бу сәбәпле генә дә 893 мең сум акча алып җиткерми. Өстәвенә, ит, сөт җитештерү күрсәткечләре дә минуска эшли. Җәмгыять икътисадына болар бөтенесе бергә 8 миллион сум күләмендәге зыян булып утыра.
- Тармак эшчәнлегендәге югалтуларны, мөгаен, субъектив сәбәпләр белән бәйләргә кирәктер. Белгечләрнең таләпчәнлеге кимүе, кул астында эшләүчеләрнең битарафлыгы артуы әледән-әле үзен ныграк сиздерә. Билгеле бер звеноның йомшаклыгы аркасында күмәк эшләгән эшләребез тискәре нәтиҗә бирә. Ә бит терлекчелек - тулаем җәмгыятьнең хәлиткеч, өстенлекле тармагы, өстәвенә безнең алда мөгезле эре терлек санын 3 мең баштан арттыру бурычы тора. Бүген үз җитештерү тармагыңны ышанычлы һәм көчле итмичә, билдәге каешларны кыса төшмичә, тормышны алып барып булмый, - дип басым ясады Сирин Әхәт улы.
Һәр тармак эшчәнлегенә җентекле анализ ясаган Галиев күзлегеннән җәмгыятьнең электр энергиясе, ягулык-майлау материаллары сарыф итү күләменең артуы да, сөтнең соңгы көннәрдә очсызлануы да, хәтта бүген, март аенда ява торган карларның сентябрь - көзге кыр эшләре чорында яңгырга әверелү ихтималы да төшеп калмады. Шул рәвешле, ул җәмгыять белгечләре, хезмәтчәннәре каршында ифрат та җаваплы бурычлар торуына тагын бер кат игътибарны юнәлтте.
"Нур-Агро" җәмгыятенең йомгак җыелышында катнашкан район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев коллектив эшчәннәренә үрнәк хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Рөстәм Мидхәт улы кунакка буш кул белән килмәгән иде. Ул 1974 елдан бирле савымчы булып эшләүче Айсылу Насыйровага кыйммәтле бүләк тапшырды.
Җыелышның иң күңелле өлеше - алдынгыларны тәбрикләү Татарстан һәм Башкортстан Республикаларында халыкчан җырлары белән тамашачы күңелен яулаган Фән Вәлиәхмәтов һәм аның сәхнәдәш дуслары чыгышлары белән үрелде. Бу көнне сәхнәгә 35 эшче күтәрелде, шуларның алтысына "Бәкер" һәм "Иволга" шифаханәләренә юлламалар тапшырылды. Уңганнарны тәбрикләгән Сирин Галиевның сүзлегендә аларның һәрберсенең хезмәтенә бәя бирүче гадел сүзләр, җылы теләкләр табылды. Пенсия яшендә булып та эшләп йөрүче, әлеге җыелышта лаеклы ялга озатылган хезмәт ветераннарына Сирин Әхәт улы ихлас рәхмәтен белдерде.
Чыгышларда җиткерелгән тәнкыйть һәм теләкләр, хатын-кызларга тапшырылган матур чәчәкләр, күңелләрне тибрәндергән дәртле җырлар - яшәеш булмаса, хезмәт станнары артында кеше тормаса, боларның берсе дә булмас иде. Димәк, тормыш дәвам итә. Бары тик аны бәрәкәтле, тулы кыйммәтле итү, үз илеңә, үз җиреңә кирәк булуыңны тою, фидакарь хезмәтең белән үзеңә генә түгел, башкаларга да шатлык китерү кирәк. Хәер, болар бөтенесе дә "Нур-Агро" җәмгыяте хезмәтчәннәренә хас сыйфатлар, чөнки биредә бәхет таҗын хезмәт белән үреп яши беләләр.
Нет комментариев