Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бәйрәкә авылы халкының эше - батыр, тормышы - матур

Бер мең гектардан артык арпаны җыйнап алуны тиз көннәрдә тәмамлаган Бәйрәкә авылы игенчеләре уҗым культуралары урып-суктыруны да зур оешканлык белән алып барган көннәрнең берсендә Россия Федерациясенең атказаган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сирин Галиев белән тагын бер кат күрештек.

- Механизаторлар өчен эш көне озынайды - кичке уннарда да әле кыларда техника гөрелтесе тынмый. Комбайнчыларыбыз бик мутур эшли, нәтиҗәләребез дә яхшы. Әйтик, Мәүзир Латыйпов куйган хезмәтне генә мисал итеп китерсәк тә, аның 26 бункерга кадәр ашлык суктырган көннәре бар. Рафаил Мөхәметдинов, Мансур Ардаширов, Дамир Насыйров кебек җитез шоферларыбыз да эшне кызу тотуда зур роль уйный. Тир түгеп, зур чыгымнар тотып үстергән икмәкне үз вакытында, аның сыйфатына зыян китермичә җыеп алу - безнең өчен төп бурыч һәм дәрәҗә. Уңышмы? Дөресен генә әйткәндә, безне һәр гектардан чыккан уртача уңыш күләме һич кенә дә кызыксындырмый. Ни өчен? Чөнки бүген ашлыкка бәя юк. Моннан өч ел элек өченче класслы бодайның һәр килограммын 12 сумнан саткан булсак, бүген аңа ике тапкырга кимрәк хак, ә арпага исә гомумән өч сум тәкъдим итәләр. Ашлык базарындагы бәяләр безне рухи яктан бик тә җәберли, - дип сөйли Сирин Галиев.

Шулай да гаделлек өчен әйтми мөмкин түгел - "АгроМир" җәмгыяте бүген игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 32 цетнердан артык бөртек җыйнаса, арада 45 центнерга кадәр уңыш биргән участоклар бар. Җәмгыятьнең баш икътисадчысы Рамил Сафиуллин әйтүенә караганда, алдынгы механизаторлар премияләр белән бигеләнә һәм аларның техникасын күчмә вымпеллар бизи.

Хуҗалыкның ындыр табагындагы эш ике сменада оештырылган. Көннең беренче өлешендә - җәмгыять эшчеләре эшләсә, төштән соң ярдәмгә авылның бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре килә.

- Табигый газга тоташтырылган бөртек киптергече аша көн саен 1500 тоннага кадәр икмәк киптерелеп чыга һәм складларда урнаштырыла, - дип хәбәр итте ындыр табагы мөдире Фәния Әхмәдиева.

Узган елда "АгроМир" җәмгыятендә рапс мае чыгаручы цех эшли башлады. Быел үстерелгән 700 гектардагы рапс та әлеге объект өчен чимал булып тора.

- Әлеге цехның беренче максаты - ферма малларын түп белән тәэмин итү. Әлбәттә инде, эш барышында эшкәртеп чыгарылган майны сатуга куябыз. Хаҗәттән артык калган рапс бөртеген дә сатабыз, - дип ачыклык керртте хезмәт коллективы лидеры.

Сирин Галиев сүзләренә караганда, хуҗалыкта бөртек таләп ителгән күләмнән артык күп җитештерелә. Малчылыкны тагын да киңәйтә төшеп, кырчылык продукциясен ит һәм сөткә әйләндереп сатып кына без отышта кала алачакбыз, дип ассызыклап узган җитәкче якын киләчәктә сыерлар санын 1400 башка җиткерү планы белән уртаклашты.

Фермада хезмәт шартлары да елдан-ел камилләштерелә. Сөт комплексында бөтен эшнең компьютерлаштырылуын, сыерларның күпме сөт бирүен генә түгел, хәтта теләккә килү-килмәвен дә компьютер күзәтеп торуын бер тапкыр гына сөйләмәдек. Ә менә соңгы арада бәйрәкәлеләрнең тормышына роботлар да пәйда була башлавын әле хәбәр итмәгән идек. ХХI гасыр машинасы абзарларда малбагарларны алмаштыра башлаган - "миенә" анык программа салынган робот билгеле вакыт саен сыерлар чәчеп ташлаган азыкны җыештырып уза һәм абзарга трактор керер вакыт җитүгә үз урынына барып баса. Вәт, дөнья могҗизасы.

Араннарында өч мең баштан артык мөгезле эре терлек асраучы җәмгыятьтә хәзерге вакытта азык туплау тулы көченә бара - күпьеллык үләннең - икенче, суданканың беренче чабымыннан сенаж салалар, азык дворына төргәккә салынган салам кайта башлаган, җыеп аласы печән бар...

- Бүгенге көндә безнең савымчыларыбыз көн саен 12 тоннадан артык сөт җитешерә. Без шулай ук ит базарында да лаеклы урын алып торабыз - симертү группасында 560 баш үгез тәрбияләнә, шуларның 30 башы бүгеннән сугымга озатырлык кондициядә. Безнең терлекчеләребез үстергән нәселле таналарны республика хуҗалыклары гына юнәтеп калмый. Бүген безгә, әйтик, Татарстанның Биек Тау районы белән беррәттән, Крым Республикасыннан да утыз баш тана сатып алуга заявка кереп өлгерде. Димәк, быел да тана сату планын уңышлы үтәп чыгачакбыз, - дип сөйли терлекчелек тармагы начальнигы Айдар Ханбеков.

Бәйрәкә - чал тарихлы авыл. Аның күп гасырлык тарихын үз диварларына сыйдырган "Гобәйдия" музей комплексы - районда иң кунакчыл урыннарның берсенә әверелде. Бәйрәкә урта мәктәбе яңа уку елын матурланып, көязләнеп каршы ала. Балалар бакчасында да төзекләндерү чаралары күрелгән.

Авылның үзендә дә төзекләндерү эшләре алып барыла. Халык түләгән үзара салым акчасына 2016 елда юллар, урам утлары, чишмәләр, зиратлар ремонтланган булса, быел да бу юнәлештә эшләр дәвам итә, дип хәбәр итте авыл җирлеге белгече Әлфия Хаҗиева.

"АгроМир" җәмгыяте кайчандыр колхоз статусы астында яшәгәндә үз хисабына салган асфальт юллар инде шактый тузып өлгергән. Шуңа күрә аларны өлешчә булса да норматив хәлгә китерү ел саен дәвам итә. Әйтик, Минһаҗев урмының 300 метр арасына быел республика программасы буенча вак таш җәелгән. Бәйрәкәдә үз торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәне дә бар икән - ул көн саен урамнардагы каты көнкүреш калдыкларын җыеп чыга. Биредә шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт җыю оештырылган. Бу эшне авыл халкы Айрат Гыймаевка ышанып тапшырган.

Көн саен бер мең тоннага кадәр сөт җыеп, аны сыйфатлы килеш эшкәртүчегә тапшырып, халык белән айга ике тапкыр исәп-хисап ясаучы Айрат авылдашларының ышанычын гына аклап калмаган. Гыймаевлар гаиләсе аларга матур тормышы - зәвык белән бизәкләп эшләнгән каралты-куралары, тәртипле ихатасы, күз явын алырлык гөлбакчалары белән дә үрнәк. Әлеге могҗизалар илен гаилә башлыгы үзе иҗат иткән. Бәйрәкә авылында төзек йорт-җир белән яшәүчеләр шактый - Заһит Латыйпов, Әкътәс Галиев гаиләләре кебек тынгысыз, матурлыкны яратучы гаиләләрне санап бетергә мөмкин түгел, диде Әлфия Хаҗиева авылдашлары өчен горурланып.

- Җирле үзидарә дип аталсалар да, авыл җирлекләренең кулына бирелгән йөгән соңгы елларда нык кыскарды - күп кенә ведомстволарның хезмәттәшлек итмәве, буйсынмавы авылның кавемен, менталитетын үзгәртә. Мондый шартларда авылларның тарихын саклап, киләчәген кайгыртып яшәү җиңел бирелми, әлбәттә. Әмма без үзебезнең күп гасырлык тарихы булган авылыбызны бик яратабыз, язмышын җир белән бәйләгән хезмәт династияләре булуына шатланабыз. Алар безнең чын йөзебез, - дип сүзебезне йомгаклады Сирин Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев