Бәйрәкә авылы халкының шатлыклы көннәре – “АгроМир” җәмгыяте уракны тәмамлады
Барлыгы дүрт мең ярым гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар үстергән "АгроМир" җәмгыяте районда беренчеләрдән булып уракны тәмамлады. Дүшәмбе кичендә бодай кырындагы соңгы теземнәрне сугып бетереп, җир башына чыгып туктаган комбайнчыларның бердәм булып кычкырган "ур-ра-а-а" авазы янәшәдәге тауга барып бәрелеп, кайтаваз булып әйләнеп кайтты. Комбайннарыннан сикереп төшкән механизаторларның кулын кысып, рәхмәт...
Барлыгы дүрт мең ярым гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар үстергән "АгроМир" җәмгыяте районда беренчеләрдән булып уракны тәмамлады. Дүшәмбе кичендә бодай кырындагы соңгы теземнәрне сугып бетереп, җир башына чыгып туктаган комбайнчыларның бердәм булып кычкырган "ур-ра-а-а" авазы янәшәдәге тауга барып бәрелеп, кайтаваз булып әйләнеп кайтты. Комбайннарыннан сикереп төшкән механизаторларның кулын кысып, рәхмәт әйткән җәмгыять җитәкчесе Сирин Галиевның бу вакытта күңелендә кайнаган дулкынлану катыш канәгатьлек хисен тоюы авыр булмады. Әлеге шатлыклы мизгелне җитәкче зур түземсезлек белән көтеп алды. Авыл хуҗалыгы тауары җитештерүче өчен агымдагы ел җиңел килмәде шул. Җәй башында бертуктамый яуган яңгырларның игенчелеккә файдасы тиюе белән беррәттән, зыяны да килми калмады - үсемлекләр нык куерып, массага китте. Ә инде башак җитлеккәндә һава торышының коры торуы бөртекнең биологик өлгерешен тоткарлады. Никадәр зур хезмәт салып үстергән икмәкне югалтуларсыз җыйнап алу игенчегә бер генә елны да җиңел бирелми. Ә быел исә ул урып-җыюны тагын да катлаулырак шартларда алып барды.
Моңа кадәр иң күп дигәндә дә 19 мең центнер ашлык җыеп алалган Рәфис Насыйров, быел исә 23 мең центнер бөртек суктырган.
- Комбайннарга, күкрәк биеклеге булып үсеп тә өлгереп җитмәгән сабактагы башакларны эшкәртү бик авырга туры килде. Барабаннар тыгылып, уракны тоткарламаса ярар иде дип, җан атып эшләдек, - дип сөйли Рәфис.
Ә менә елның-елында күпьеллык үлән орлыгын үзе әзерләүче хезмәт коллективы өчен көз уңай килде. Быел алар 40 гектардагы люцернаның тәмам өлгереп җиткәнен көтеп, орлыгын яхшы итеп сугып алган. Киләсе елда 200 гектарда күпьеллык карт үләнне яңартуны күздә тота бәйрәкәлеләр. Табышлылыгы ягыннан күпкә отышлы булган майлы рапс та быел өметләрне аклаган. Җәмгыятьтә карабодай ишелеп уңган. Механизаторлар 327 гектарда үстерелгән "санитар" культураның һәр гектарыннан 22 центнер уңыш җыя - складларда тау-тау булып өелеп ятучы карабодай ашлык базарында аеруча үтемле тауар. Игенченең фидакарь хезмәте бәрабәренә җыйнап алынган ашлык белән "АгроМир" җәмгыятенең бүген бөтен складлары шыплып тулган.
Хуҗалыкта уракны тәмамлау - ул бер юнәлештәге эшкә генә нокта кую дигән сүз. Ә кырчычык тармагындагы юнәлешләр бик күп. Моннан алдагы көнне генә игеннәрне җыйнап алуны тәмамлап, кичтән машина дворына комбайннарын кайтарып куйган механизаторлар икенче көнне үк иртән тракторларга күчеп утырды. Аларның берсе - печән төргәкләргә, икенчесе - әзер төргәкләрне азык дворына ташырга, өченчесе - туфракны туңга сөрергә чыгып китте. Сүз уңаеннан, без алда гына мактап телгә алган кукуруз кырында да эш кайный - силос төяп базга ашыгучы автомашиналар узган юлда тузан тынарга өлгерми - җәмгыятьтә терлек азыгы туплау тулы көченә дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев