"АгорМир" авыл хуҗалыгы коллективында хәбәрчеләр килгән көнне уҗымнар уңышын җыйнауга керешкәннәр иде, бу җәһәттән МакДон чапкычы эшкә җәлеп ителгән.
Әлеге маневрлы, куәтле авыл хуҗалыгы машинасына карап, югалып каласың: ул иген кырлары өстеннән очып китмәсме? Тулаем алганда, урып-җыю эшләренә җиде ашлык җыю комбайны, алты КамАЗ һәм башка машиналар җәлеп ителәчәк, ди "АгроМир" җәмгыятенең попечительләр советы рәисе Сирин Галиев. Көзге бодай уңышы начар түгел. Исегезгә төшерәбез, әлеге коллективта быел уҗым бодаен чәчкәндә, югары репродукцияле сортлар белән эшләгәннәр. Сортларның кайсысы - Казанская-560мы, Надеждамы яки Скипетрмы үзләрен җилемчә буенча яхшы яктан күрсәтер - вакыт әйтер, ди хуҗалыкның баш агрономы Марсель Хуҗиәхмәтов.
Ничек кенә булмасын, дип саный район авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре, район буенча көзге культураларның мәйданнарын киңәйтү - дөрес карар: мөһим җитештерү технологияләрен үтәгәндә һәм агрочараларны вакытында башкарганда, акча чыгымнары үзен аклый. Урып-җыю эшләре белән берлектә, "АгроМир"да чиста парга калдырылган мәйданнарда да эш алып барыла иде. Өч тагылма агрегат белән К-700 тракторында культивацияне Рафис Вәлиуллов башкарган.
Нет комментариев