Җитештерү технологияләре — матди иминлеккә юл
Терлекчелек тармагының республика күрсәткечләре буенча безнең район июнь аеннан 12 баскычка өскә күтәрелде: ул 30 нчы урында тора.
Бу хакта районның агросәнәгать комплексы җитәкчеләре киңәшмәсендә район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча белгече Нелли Миңнуллина хәбәр итте.
Киңәшмә эше район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Андрей Борисов җитәкчелегендә узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә — 2023 елның 11 аенда терлекчелек нәтиҗәләре. Әмма авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен тулаем авыл хуҗалыгы җитештерүе әһәмиятле булып кала. Ашлыкны сату бәясе, малларны йогышлы авырулардан саклау, кайсы кырга нинди бөртеклеләрне чәчү, туфракны эшкәртүнең нинди ысулларына — тирәннән сөрдерүме, әллә аны йомшартып, көпшәкләндереп чыгу алымына мөрәҗәгать итүме — киңәшмәдә бу мәсьәләләрнең барысына игътибар бирелде. Чыннан да, кайбер үсемлекләр өчен дизель ягулыгын сак тотарга мөмкинлек бирүче туфракны өстән сукалау ысулы максатка ярашлы булса, башка үсемлекләр өчен каплатып сөрү алымы отышлырак булырга мөмкин.
— Гектарыннан 50 центнер уңыш алырга омтылырга кирәкми, — диде район башлыгы. — Иң мөһиме — гектардан алынган керем. Базарны өйрәнергә һәм киләсе елда чәчүгә сатып алучылар ихтыяҗы булган һәм сатып алу бәясе чыгымнарны каплау гына түгел, ә табыш китерергә дә мөмкинлек бирә торган агрокультураларның орлык материалы белән эшләргә кирәк.
Авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин ассызыклаганча, бүгенге көндә көнбагыш, рапс, карабодай, ясмык, каты сортлы бодай югары табыш китерә.
— Хәзерге вакытта фуражның кирәк булмавы аңлашыла, — дип билгеләп үтте Сәгадәтулла Төхбәтуллин, — күп кеше үз хуҗалыгында сыер асрамый башлады. Арпага да, солыга да ихтыяҗ юк. Бу гадәти бөртеклеләрне чәчүнең иртәгәсе көнгә инде отышлы түгеллеге турында сөйли. Уҗымнарга килгәндә, бүген аларның хәле борчу тудырмый. Чәчүлекләр өстендә боз капламы юк, димәк, уҗым үсентеләренә һава керү дә бозылмый.
Терлекчелек буенча 11 айлык нәтиҗәләр белән таныштыручы Нелли Миңнуллина хуҗалык җитәкчеләренең тырышлыкларын билгеләп үтте.
— Бүгенге көндә район буенча уртача тәүлеклек савым 50 тоннадан артык тәшкил итә (бу узган елның шул ук дәрәҗәсенә карата 128%), — диде ул. — Димәк, узган ел белән чагыштырганда, 11 тоннага күбрәк сөт савылган. Сөт сату тәүлегенә 47,2 тонна. Җитештерүчәнлек 92 процент. 11 айда район буенча 15 мең 605 тонна сөт җитештерелгән (узган ел дәрәҗәсенә карата 106%). Райондагы бер сыер тәүлегенә 15 литрдан артык сөт бирә.
Нелли Миңнуллина ассызыклаганча, хуҗалыклар арасында уңай үсеш күзәтелә. Фермер Ансель Вафауллин күрсәткечләренә тукталып тормыйбыз, аның күрсәткечләре республиканыкыннан тотрыклы рәвештә югарырак.
Киңәшмәдә әйтелгәнчә, терлекчеләр малларны тукландыру рационына, тулаем җитештерү технологияләренә җитдирәк карый башлаган. Ит җитештерүдә дә үсеш күзәтелә. Шул ук вакытта, киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, үрчем алуга, бозауларның артымына аерым игътибар бирергә кирәк.
Киңәшмәгә килгән Баулы районы ветеринария берләшмәсе башлыгы Илшат Гаязов халыкның ветеринария иминлеген һәм сәламәтлеген саклау чараларына җентекләп тукталды. Киңәшмәдә районның башка авыл хуҗалыгы мәсьәләләре дә каралды.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев