Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ничек ярдәм итәләр?

Бу елның беренче мәлендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар 6 миллион сумнан артык акча алган.

Идел буе федераль округында, гомумән Русия буенча да, Татарстан авыл халкы мөгезле эре терлек, атлар, сарыклар һәм кәҗәләр асрауга дәүләттән сизелерлек финанс ярдәме алучы бердәнбер төбәк булып кала. Ютазы районы да моңың ачык мисалы. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларга субсидияләр бирү өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайлап алуны төгәлләгән.

Терлекләрнең һәр төренә - менә дигән ярдәм

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл терлекчеләренә ярдәм чаралары төрләрен эзмә- эзлекле рәвештә арттыра. Агымдагы елда сыер, ат, сарык һәм кәҗә асрауга гадәттәге компенсацияләрдән тыш, яңа чара кертелгән - 2026 елдан ана сарыклар асрау өчен дә субсидияләр түләнә башлаячак. Моннан тыш, дәүләт үгезләр һәм таналар сатып алу чыгымнарын өлешчә компенсацияли, бу авыл халкына терлекләрне яңартырга һәм баш санын арттырырга мөмкинлек бирә.

- Программа шартлары һәркем өчен билгеле һәм аңлаешлы, - дип аңлатма бирәләр Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. - Төп таләпләр: хуҗа ЭПК системасында (Электрон-хуҗалык кенәгәсендә) теркәлгән булырга һәм «ЛПХ - шәхси ярдәмче хуҗалык» категориясендәге җир кишәрлеге булырга тиеш.

Терлекләрнең баш саны үзгәрүен күзәтү күрсәтүенчә,  авыл халкы дәүләт ярдәме алу хокукыннан актив файдалана. Ел башына Ютазы районының шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 1012 баш сыер исәпләнә. Шулардан 639 терлеккә субсидия рәсмиләштерелгән. Шулай итеп, дәүләт ярдәме гомуми баш санының 63 процентын тәшкил итте. Бигрәк тә өч җирлектә яшәүчеләр бу җәһәттән аерылып тора. Мәсәлән, Бәйрәкә - Тамак авыл җирлеге сыерлар асрауга рәсмиләштерелгән гаризалар саны буенча абсолют лидер ( 181 гариза). Дим-Тамак җирлеге - сыерлар асрауга чыгымнар өлешен каплауга 93 мөрәҗәгать нәтиҗәсе белән икенче урында. Урыссу авыл җирлеге (Иске Урыссу) лидерлар өчлеген йомгаклый: 82 гариза. Әбсәләм җирлегендә – 12, Акбаш җирлегендә – 35, Бәйрәкәдә – 57, Кәрәкәшле җирлегендә – 68, Иске Каразирек җирлегендә – 71, Таш -Кичү җирлегендә-30, Ютазы җирлегендә-10. Кәҗәләрне башлыча  Әбсәләм, Бәйрәкә-Тамак, Дим-Тамак, Кәрәкәшле, Таш Кичү, Иске Урыссу һәм Ютазы халкы асрый. Сарык үрчетү белән Акбаш авылыннан кала барлык җирлекләрдә дә шөгыльләнәләр. Бу хуҗалыклар шулай ук субсидия алучылар исәбендә.

Мини-фермага миллион һәм үгезләр өчен акча

Дәүләт ярдәме төрле юнәлешләр буенча килә. Акбаш һәм Дым-Тамактан килгән ике шәхси ярдәмче хуҗалык сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзүгә җитди ярдәм алды-һәркайсына 1әр миллион сум акча күчерелде. Ит терлекчелеге белән шөгыльләнергә теләүчеләргә дә зур ярдәм күрсәтелгән. Үгезләр сатып алуга хуҗалыклардан 11 гариза кергән, бу юнәлеш буенча түләүләрнең гомуми суммасы 423 мең сум тәшкил иткән.

Район авыл хуҗалыгы идарәсендә билгеләп үтүләренчә, якын арада яшь кош-корт сатып алуга субсидияләр күчереләчәк. Бу ютазылыларга үз хуҗалыкларын комплекслы үстерергә мөмкинлек бирәчәк - эре мөгезле терлектән алып кош-кортка кадәр. Районның аграр тармагы искә төшерә: Ютазы районында шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларның һәрберсе акчалата компенсация алырга хокуклы. Тормыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, ярдәм тиз арада килә - беренче ярдәм район авылларын үстерүгә һәм гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә эшли инде. Исегезгә төшерәбез, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме милли проектлар кысаларында гамәлгә ашырыла. Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары республиканың һәм тулаем илнең азык-төлек иминлегенә керткән өлешләре аркасында арттырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев