“Кәрәкәшле” җәмгыятенең механизаторлар сафы яңа көч белән тулыланды
Кеше башкарган эшне читтән генә күзәтеп торып, аның бөтен мәгънәсен аңлап та, төшенеп тә бетеп булмый. Шуңа күрә мин һөнәремне алмаштырырга булдым әле. "Кәрәкәшле" җәмгыяте җитәкчесе Альберт Зариповтан "комбайнчы ярдәмчесе" итеп эшкә алуын үтенеп сорагач, гаҗәпләнүе йөзенә чыкса да, кире какмады тагын үзе. Мине Ришат Әхмәтҗанов эшли торган ЕС-1 кыр...
Кеше башкарган эшне читтән генә күзәтеп торып, аның бөтен мәгънәсен аңлап та, төшенеп тә бетеп булмый. Шуңа күрә мин һөнәремне алмаштырырга булдым әле. "Кәрәкәшле" җәмгыяте җитәкчесе Альберт Зариповтан "комбайнчы ярдәмчесе" итеп эшкә алуын үтенеп сорагач, гаҗәпләнүе йөзенә чыкса да, кире какмады тагын үзе. Мине Ришат Әхмәтҗанов эшли торган ЕС-1 кыр "корабы"на эшкә билгеләде. "Быел октябрь аенда Ришатның механизатор булып эшли башлаганына кырык ел тула. Аңардан да яхшы укытучы була алмый", - диде Зарипов.
Иртәнге якта безне вахта бодай басуына китерде. Җәмгыятьтә техниканы ары-бире куып йөрү юк - басуда калган комбайннарны каравылчы саклый. "Бу, беренчедән, ягулыкны янга калдыра, икенчедән, амортизацияне киметә", - дип кыскача гына әйтеп узган остазымнан алда йөгереп, комбайнга менеп утырмакчы булган идем... Шул арада ул минем кулыма май канистры тоттырды. Минем сораулы карашыма җавап итеп, "Машина майлаганны ярата", - дип елмайды. Мин аның катгый җитәкчелеге астында үзйөрешле чапкычка май өстәргә, су салырга тиеш булдым. Икенче эш итеп остазым чалгыны тикшерергә кереште - сынып төшеп калган бармакларны алмаштырганда артык "кысылып", йөдәтмәскә тырышсам да, шулай да аның уң кулына әйләндем - әле теге ачкычны, әле бусын бир... Ансат кына утырдың да келтер-келтер кырга кереп киттең түгел икән шул - комбайнның техник торышын тәртипкә китергән арада, иртәнге чык та кибәргә өлгерде. Ниһаять, майлы кулларын чүпрәккә сөртә-сөртә комбайн баскычына менеп баскан Ришат Әхмәтҗанов артыннан мин дә, кәҗә бәтие кебек сикергәли-сикергәли, кабинага таба үрмәләдем. Менә ул кайда чын сәхрә - офык белән җитәкләшеп, җәйрәп ятучы бодай кыры, игенчегә хәерһахлы эш көне теләгәндәй, зәңгәр күктә кояш елмая... Комбайн штурвалын кулга алып, басуга кереп китәсе килә. Минем рульне боргаларга, педальләргә баскаларга чыдаша алмаганны сизсә дә, Ришат Әхмәтҗанов, авыр хезмәттән кан тамырлары калкып-калкып чыккан кулларын баранкадан ычкындырырга ашыкмады. Миңа ымлап кына янәшәсендәге урындыкка утырырга кушты. Шулай шул, комбайн руле тоту - ул каләм тотып, өстәл артында утыру түгел. Механизатор, иң әүвәл, машинаны яңа участок алдына китереп куйды. Аннан соң чапкычны тиешле биеклеккә көйләде - икмәк теземнәре билгеле биеклектә киселгән камыл өстендә ятарга тиеш, шул очракта гына алар тиз һәм тигез өлгерә, дип аңлатты ул. Ниһаять, без кузгалдык. Диңгез өстендә чайкалып барган корабны хәтерләтүче комбайн артыннан теземнәр тезелде. Мине хыяллар дөньясыннан аралап, шул арада каршыда гына торучы копмьютер, тизлекне киметергә кушып, телгә килде. Вәт җитте бер замана, кайчандыр зәңгәр экраннар аша гына чит ил механизаторларының компьютерлаштырылган, кондиционерлы, гомумән, кеше өчен бөтен уңайлыклар тудырылган техникада эшләгәнен тел шартлатып карап утырган булсак, бүген үзебезнең район җирбагарлары да шундый ук комфортлы комбайн һәм тракторларда хезмәт куя. Мондый техникага, әлбәттә, җитәкчелек теләсә кемне утыртмый - аны аңлы, белемле кадрларга гына ашынып тапшыра.
Өйләгә кадәр икмәкләрне кырык гектарда чабарга өлгердек. Берничә тапкыр төшеп, чапкычның төзеклеген карадык, кайбер механизмнарын майладык. Көн дә кыза төште. Минем талчыга башлаганым, мөгаен, йөземә чыккандыр - көзгегә карап көязләнеп торырдай вакыт мени? Бер чыктан икенче чыкка кадәр эшлибез дип сүз каткан механизатор белән сүзсез генә аңлаштык - төшке аш белән килеп җиткән кашеварга утырып мин кайтып китү ягын карадым. Техникада утырып йөреп кенә эш бетми шул... Ришат Әхмәтҗанов исә шулкадәр оста итеп үз вазифасын башкара ки, ашлык комбайннарына эш фронтын ул беренче елын гына тудырмый - аеры урып-җыю ысулы белән эшләүче "Кәрәкәшле" хуҗалыгында урак финиш юлына чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев