Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кече Урыссу авылы савымчылары мул сөт сава

Бу атнада халкыбыз бәйрәм итәчәк Сабан туе Тукай исемендәге җәмгыять савымчылары өчен хезмәт туе гына түгел, ул алар өчен шатлык туе да.

Фермада кичке эш вакыты - артларыннан кара тузан калдырып кайткан сыерларның җиленнәре җиргә тияр кебек тоелды. Терлек азыгы төяп абзарларның берсенә кереп киткән трактор гөрелдесенә янәшәдәге утарда яшел печән кымтырыклап торучы бозаулар үзләренең "йомшак" җырлары белән кушылды... Бертуктамый кайнап торучы тормышның нәтиҗәсе дә матур шул.

Бүген Тукай исемендәге хуҗалык тәүлегенә 10 тоннадан артык сөт сава. Хезмәт коллективы тарихында мондый эш күрсәткеченең әле моңарчы булганы юк иде.

- 2011 елның җәендә каядыр 9 тонна сөт сауган көннәр булды. Әмма, күпме генә тырышсак та, бу дәрәҗәгә җитеп булмады, - дип сөйли җәмгыятьнең терлекчелек тармагы белгече Рөстәм Зарипов. - Мондый яхшы күрсәткечләрнең башы кышлату чорында ук башланды. Сыерларга тәүлегенә алтышар килограммнан фураж бирү өстенә, быел без терлеккә азыкны энергиягә бай өстәмәләр - чүпрә, майсыз түп, сыра түпләре белән тәмләндереп тә ашаттык. Сөт җитештерүнең артуы беренче чиратта шуның белән бәйледер, дип уйлыйм. Әлеге вакытта көтүдән кайткан сыерларны тары катыш рапс орлыгы кушылган азык белән каршы алабыз. Бу сөтнең күләменә дә, сыйфатына да уңай тәэсир итә.

Тукай исемендәге җәмгыять бүген 1850 баш мөгезле эре терлек тәрбияли, шуның 500 башын савым көтүе тәшкил итә. Ел саен һәр йөз баш сыерны ким дигәндә 35 баш тана белән яңартуны максат итеп куеп кына калмыйча, шуңа ирешүче терлекчеләр, быел бу юнәлештәге эшне дә үзгәртеп корган. Башка елларда җәмгыятьтә бозаулаган таналар турыдан-туры сыерлар арасына бәйләнгән булса, быел 100 баш башмак танадан ике группа тупланган һәм алар раздойга куелган. Ильмира Зарипова савымга өйрәткән таналар арасында тәүлегенә 17 килограммга кадәр сөт бирүче маллар бар, ди Рөстәм. Кайсы гына җитештерү тармагын алма, аның уңышлы эшчәнлеге беренче чиратта, әлбәттә, кадрларга, аларның бердәм хезмәтенә бәйле.

- Без сараебыз белән бер бригада булып эшлибез. Терлекләрне бергә ашатабыз, бергә тәрбиялибез. Бер сыемга савабыз, - дип билгеләп узды бүгенге көндә группасындагы сыерларыннан 19 килограммга кадәр сөт савучы Римма Вәлиева.

- Хезмәт коллективыннан беркемне дә аерып күрсәтәсем килми. Бүген без матур нәтиҗәләргә ирешә алганбыз икән, бу хуҗалык җитәкчелегеннән алып, малларны азык белән тәэмин итүче тракторчылар һәм малбагарлар, савымчылар һәм бозау караучылар, таналар тәрбияләүче һәм үгезләрне симертүгә куйган терлекчеләрнең бергәләп башкарган хезмәт нәтиҗәсе, - ди Рөстәм Зарипов.

Под фото: Күркәм нәтиҗәләргә ирешүнең сере нәрсәдә дип сорагач, бригадага тупланган Ильмира Зарипова, Римма Вәлиева, Римма Әхмәтҗанова, Светлана Герасимова: "Тырыш хезмәттә", - дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев