Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кошчы Лениза Ильясова: “Безнең бизнеста сыйфат мөһим”

Подгорный бистәсендә кош-корт фермасы тотучы Ильясовлар өчен кызу эш сезоны инде гыйнвар аенда ук башланды – бүген аларның торакларында 41 мең данә чебеш үсүгә куелган.

Кош-корт бизнесын коруны Ильясовлар Подгорный бистәсендә бушап калган ферма торакларын җире белән бергә сатып алудан башлый. Бүген алар биш гектар җир һәм биш бина хуҗасы. Болай дип, әлбәттә, әйтүе генә ансат – сатып алган мал торакларын ремонтлау, үзгәртеп кору, аларны кош-корт асрау өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү өчен никадәр көч һәм чыгым таләп итүен хуҗалар үзе генә белә. Республика программасы буенча откан грант та саллы ярдәм була аларга. Шөкер, бүген инде бу эшләр артта калган. Ильясовлар хәзер инде үзләре төзелеш һәм үзгәртеп ясауга алынган хезмәттәшләренә киңәш-табыш бирерлек дәрәҗәдә тәҗрибә туплаган эшмәкәрләр турындагы тулырак язма белән киләсе атнада чыгачак район гәҗите битләрендә танышырга мөмкин булачак.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев