Кәрәкәшледә сыерлар торагы ремонтлана
Республиканың ферма торакларын капиталь ремонтлау буенча эшләүче программасына кушылган "Кәрәкәшле" җәмгыяте быел 2 санлы товарлыклы сөт фермасында яңгыр суы үтә башлаган 200 башка исәпләнгән сыерлар торагының түбәсен ремонтлауны максат итеп куя.
Бүген төзүчеләр аның түбәсен, җылыткыч материал да түшәп, өр-яңадан ябуны тәмамлап килә. Терлекчелек бинасына берьюлы косметик ремонт та ясала. Хуҗалыкның 1 санлы фермасындагы бозаучылыкта да үзгәртеп кору эшләре башкарылган. Кәрәкәшлелеләр сыерлар торагы түбәсеннән сүтеп алган шиферларны да әрәм-шәрәм итмәгән - аларның төзекләре белән башка түбәләрдәге ватык япма материалны яңартачаклар. Әлбәттә инде, терлек биналарын аклау һәм йогышсызландыру да үз вакытында үтибез, дип белдерде хезмәт коллективы җитәкчелеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев