Авыл хуҗалыгы
Көрәш-Бүләк җирләре үз хуҗасын тапты
Көрәш-Бүләктә элек эшкәртелмәгән җирләр авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелде: биредә "Нәбиуллин" КФХ механизаторлары бүген уҗым арышын җыйнау белән мәшгуль.
Хуҗалык агрономы Зөлфия Дәүләтгәрәева билгеләп үтүенчә, бөртекнең дымлылыгының тиешле дәрәҗәдә булуы урып-җыюны турыдан-туры алып барырга мөмкинлек бирә. Әлеге җирләрнең озак вакыт чәчелмичә торуын, җәйнең коры килүен исәпкә алсаң,уҗым арышының күздә тотылган уңышы - гектардан 20 центнердан артыграк - бу начар күрсәткеч түгел. "Нәбиуллин" Көрәш-Бүләктә 1380 гектар җир эшкәрткән, шуның 1000 гектардан артыгы уҗым культураларына, калганнары чиста парга калдырылган. Биредә җитештерү технологиясенең барлык таләпләре үтәлгән - минераль ашламалар кертелгән, тамырны өстәмә тукландыру башкарылган...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев