Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Осеменатор Наҗия Касыймова – чын һөнәрман

“Ансель Вафауллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан ясалма орлыкландыру операторы Наҗия Касыймова республика бәйгесендә мактау пьедесталының беренче баскычына күтәрелде.

Наҗия Мәгафир кызы терлекчелек тармагында егерме елга якын эшли. Шуның унике елы дәвамында ул ана малларны ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнә. Үз эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешүче терлекче район бәйгеләрендә дә мактаулы урыннар яулап, үзенең чын һөнәрман булуын дәлилләп килә.

24 июльдә "Элита" баш нәсел предприятиесе базасында эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының 41нче бәйгесендә Ютазы районы абруен яклап чыгыш ясау хокукы Наҗия Касыймовага бирелде. Һәм безнең якташыбыз, киеренке шартларда барган ярышта югалып калмыйча, бар осталыгын һәм тәҗрибәсен тагын бер кат эшкә җигеп, Харьков технологиясе буенча җиңүче дип танылды һәм кыйммәтле бүләк белән билгеләнде.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев