Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Район агроколлективларының басуларын министр вертолеттан очып карады

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары узган атнада район агроколлективларын вертолетта очып карап үтте.

Баулы районыннан килеп кергән Илдус Габдрахманов Димтамак, Бәйрәкә җирлеге фермерларының, "Таң", Тукай исемендәге, "АгроМир" җәмгыятьләре кырлары белән танышты. "Уңыш" җәмгыятенең суданка басуына төшкән министр урынбасары Фәнил Мәҗитов эшли торган агрегат көйләнеше, чәчү тирәнлеге һәм туфрактагы дым күләме белән кызыксынды. Күрше-тирә районнар белән чагыштырганда, ютазылыларның кыр культурасы югарырак булуын ассызыклаган Габдрахманов, бер урында эшкәртелми калган эскерт урынына тап булуын, шытымнарны тырмалаучы агрегатлар очрамавын да искәртеп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев