Район агроколлективларының савым көтүләре җәйләүләргә урнашты
Ферма маллары, бер типтагы тукландыруга корылганнарыннан тыш, тулаем көтүлекләргә чыгып бетте.
"Нәбиуллин", "Уңыш", "Игенче", "Кәрәкәшле", "Таң" агроколлективларының савым көтүләре җәйләүләргә урнашты. Авызлары яшел үләнгә тигән сыерларның продуктлылыгы да артты, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов. Узган елга караганда, көнлек сөт 4 мең килограммга күбрәк савыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев