Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район биләмәләрендә урып-җыю эшләре башланды

"Нәбиуллин" фермер хуҗалыгы игенчеләре районда беренчеләрдән булып уракка төште.

Алтын төсенә кереп өлгергән 175 гектадагы арыш кырына төшкәнче, механизаторлар басу тирәли икмәкне чабып алалар, газоннар яралар - алар арыш басуын турыга урып-суктыру өчен хәзерли. Әле икенче сезонын гына эшләүче КСУ ургычы белән Мансур Насыйров салган беренче теземнәрне сугуда мәшгуль булган Равил Нәгыймов без кырга килгәндә ындыр табагына дүртенче олавын озатырга өлгергән иде инде. Моңарчы КамАЗ автомашинасында эшләгән Равил агымдагы уракта турыдан-туры катнаша - хезмәт коллективы аңа быел гына базага кайткан өр-яңа "Акрос" комбайнын ышанып тапшырган. Саламны тураклап туфракка сибеп бару сәбәпле кылчык тузаны өере арасыннан килеп чыккан комбайн кабинасыннан җиңел хәрәкәтләр белән җиргә сикереп төшкән механизаторның кәефе күтәренке иде.

- Уңыш яхшы быел. Сугып аласы тезем озын калмаса да, бишенче икмәк олавы да тулачак. Иртәгә арышны турыга урып-суктыра башлаячакбыз, - диде ул.

Автомобиль юлы аша гына урнашкан басуда Мансур Насыйров салып киткән арпа теземнәре дә кочакка сыймый. Ким дигәндә дә һәр гектардан 30 центнер бөртек җыйнап алырга исәп тота Илдус Нәбиуллин. Саламын да җыеп алабыз ди. Арпа саламын терлек яратып ашый дигән фермер, пайчыларга да терлек азыгыннан мул өлеш чыгарачагын әйтте.

Сүз уңаеннан, "АгроМир", "Кәрәкәшле", "Таң", "Уңыш", "Гәрәев", Әхмәтшина" агроколлективлары да уракка төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев