Район буенча уҗымнар 600 гектар мәйданына чәчелгән
Район буенча уҗымнар планлаштырылган 3700 гектар мәйданның 600 гектар мәйданына чәчелгән.
Бу турыда район аграрийларының күптән түгел узган күчмә киңәшмәсендә әйтелде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов сүзләре буенча, бүгенге көндә бу эштә «Уңыш» һәм «АгроМир» ҖЧҖлар лидерлык итә. Киңәшмә барышында басым орлык салуга, күчмә фонд булдыруга, орлык материалын яңартуга, минераль ашламаларны мәҗбүри файдалануга һәм туфрак эшкәртү технологияләрен үтәүгә юнәлтте. Район җитәкчелеге ярдәменә әлеге таләпләрне үтәгән хуҗалыклар гына исәп тота ала, дип ассызыклады район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев