Район хуҗалыклары көзге чәчү срокларына сыешмый
Бүген район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә узган "Уңыш" штабында уҗым культураларын чәчү срогына сыешмаган "АгроМир", "Вафауллин", "Гайнетдинов", "Гафиятов", "Әхмәтшина", "Тимербаев", "Вәлиев", "Рәхмәтуллин" агроформированиеләре тәнкыйть утына тотылды. - Көзге чәчү өчен туфрак эшкәртүдә бернинди тоткарлык тумады. Чәчү материалына кытлык юк, ашлама бар. Бу бары тик хуҗалыкларда эшне рациональ оештырмау аркасында килеп...
Бүген район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә узган "Уңыш" штабында уҗым культураларын чәчү срогына сыешмаган "АгроМир", "Вафауллин", "Гайнетдинов", "Гафиятов", "Әхмәтшина", "Тимербаев", "Вәлиев", "Рәхмәтуллин" агроформированиеләре тәнкыйть утына тотылды.
- Көзге чәчү өчен туфрак эшкәртүдә бернинди тоткарлык тумады. Чәчү материалына кытлык юк, ашлама бар. Бу бары тик хуҗалыкларда эшне рациональ оештырмау аркасында килеп тугып күңелсез вәзгыять, - дип аңлатма бирде районның баш агрономы Андрей Борисов.
Шул ук вакытта "Уңыш", "Таң", Тукай исемендәге, "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин", "Гәрәев", "Закирова", "Котловская" агропредприятиеләрендә көзге чәчү оптималь срокларда тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев