Районда ашлык комбайннарын кабул итү комиссиясе эшләде
Бүген республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече Ришат Булатов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләүче хезмәттәшләре белән берлектә, район механизаторларының уракка керешү хәзерлеген бәяләде.
Асылда, үзара тикшерү "Таң", Тукай исемендәге, "АгроМир", "Уңыш", "Нәбиуллин", "Кәрәкәшле" агроформированиеләрендә узды. Комиссия техника һәм тагылма агрегатларның төзеклеген, ындыр табакларының хәзерлеген тикшерде, эшчеләр белән техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелүе белән кызыксынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев