Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда чәчү бара

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 13 майга булган мәгълуматларына караганда, җәмгысы 8816 гектарда бөртеклеләр, 740 гектада азык культуралары чәчелгән.

"Кәрәкәшле" җаваплылыгы чикле җәмгыяте механизаторы Ришат Шәфигуллин "Агромастер" комплексы белән Т-215 КамАЗ тракторында 718 гектарда чәчү үткәргән."АгроМир" җәмгыяте җирбагары Нәфис Галимов "Хорш" чәчү комплексы тагылган Нью-Холланд тракторы белән 617 гектар туфракка бөртек салган."Уңыш" җәмгыяте хезмәтчәне Фәнил Мәҗитов АПП-7,2 комплексы белән җиһазландырылган Т-215 КамАЗ тракторында 458 гектарда чәчү уздырган. Тукай исемендәге җәмгыять механизаторы Миннур Зарипов "АGRATOR DISC 12000" чәчү комплексы белән Т-150К тракторында 441 гектарда эш башкарган."Таң" җәмгыяте җирбагары Рөстәм Абдуллин СЗП-3,6 агрегаты тагылган Т-150 тракторында 430 гектарда чәчү үткәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев