Районда эшкәртелгән пар җирләре катгый тикшереләчәк
Эшкәртелгән пар җирләре мәйданына көзге культураларның тәңгәл чәчелүе, аның һәр гектарына республика бюджетыннан субсидия бирелү сәбәпле, быел катгый тикшереләчәк.
Бу хакта агымдагы атнада районга эш визиты белән килгән республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов белдерде. Ул "АгроМир", "Уңыш", Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыятьләре үстергән игеннәрнең торышы, ындыр табакларында эш куелышы белән танышты. Тикшерүгә дучар булган күрше районнар белән чагыштырганда, министр урынбасары безнең район игенчеләре адресына шелтәләр белдермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев