Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда комбайннар кабул ителде

Агымдагы атнада район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлык комбайннарының техник торышын тикшерү алда торган уракка старт булып яңгырады.

(Ильмира ГАЛИЕВА) Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Россельхознадзор белгечләреннән торган республика комиссиясе “Таң”, “Уңыш”, “Кәрәкәшле”, “Нәбиуллин”, “АгроМир” һәм Тукай исемендәге агроформированиеләрнең алда торган урып-җыю эшләренә хәзерлеген бәяләде. Әлбәттә, көн кадагында ашлык комбайннарының техник торышы, аларның механизаторлар белән тәэмин ителеше торды.

“Таң” җәмгыятендә булган ике комбайнның берсен шушы көннәрдә ремонтлап бетерергә вәгъдә бирсәләр, күршедә генә булган “Уңыш” хуҗалыгының уракка әзерлеге комиссия әгъзаларында бер генә сорау да тудырмады. “Кәрәкәшле” җәмгыятендә хәзерлек сызыгына өч берәмлек комбайн куелган. Әмма иген кырларының мәйданын исәпкә алып эш иткәндә, хезмәт коллективына тагын бер кыр корабын ремонтлау таләп ителә. “Нәбиуллин” фермер хуҗалыгында да хәл итә алмаслык проблемалар юк дигән фикергә килгән башкала белгечләрен “АгроМир” җәмгыятендә урып-җыю эшләренә күрелгән хәзерлек, әлбәттә, әсир итте. Моннан алдагы көнне генә техник торышлары тагын бер кат ныклап энә күзеннән үткәрелгән комбайннарның һәрберсе полага өстенә менеп, герметиклыкка да сыналган. Хуҗалыкта комбайннар хәзерлегенә ныклы игътибар бирү нәтиҗәсендә, бәйрәкәлеләр быел да тулы хәзерлек белән уракка керешәләр, дип белдерде белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев