Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда планда каралган мәйданның 82 процентында урак тәмамланган

"Уңыш" җәмгыяте кырларында сабан культуралары матур уңган.

Район кырларында армый-талмый эшләүче, тырыш хезмәт бәрабәренә үстерелгән икмәкнең һәр бөртеге өчен табигать сынаулары белән көрәш алып баручы игенчеләргә лаеклы премияләрен тапшыру миссиясе белән генә түгел, урып-җыю эшләрен шәхси контролендә тоту максаты белән дә хуҗалыкларга чыккан район башлыгы Рөстәм Нуриев быел уңышлылар тәрбияләгән иген кырлары торышыннан бик канәгать калды. Бу беренче чиратта чәчү әйләнеше белән җитди эшләү нәтиҗәсе, дип тагын бер кат кабатлаган Нуриев, каерылып уңган бодайлар хозурлыгыннан түзеп кала алмады: яшь механизатор Илдар Галиев эшли торган "ACROS-580" комбайны штурвалы артына утырып, үзе дә туган як кырларын урап килде. "Уңыш" җәмгыяте директоры Аяз Шафигуллин белән уракны тизләтү турында фикер алышкан район башлыгы, коллективның хезмәт сөючән игенчесе Илмир Мәрданшинга премия тапшырып, юлын дәвам итте. Бу көнне ул "Таң" җәмгыяте механизаторлары Рөстәм Абдуллин белән Марат Ильясов башкарган хезмәтне дә югары бәяләде. Алар белән ул комбайннарның җитештерүчәнлеге, киләчәктә бөртеклеләрнең өметле сортлары белән эшләү турында фикер алышты.

"Вафауллин" фермер хуҗалыгында район башлыгы Сергей Винокуров белән Сергей Терентиевка премияләр тапшырды. Механизаторларга аяз көннәрнең һәр мизгелен югары җитештерүчәнлек белән файдаланып, көзге кыр эшләрен уңышлы тәмамлауларын, коллектив җитәкчелегенә киләчәккә өмет белән каравын, булган кадрларның кадерен белүне теләп, Тукай исемендәге җәмгыять җирбагарлары янына ашыкты. Алар белән ул машина-трактор паркында очрашты.Районда урып-җыю эшләрен тәмамлау буенча беренчеләрдән булып финиш сызыгына якынлашкан тукайлылар районда урак барышына, уңыш чыгышына да битараф калмады. Айрат Зәйдуллин, Айдар Бадыйков, Расих Хәйдәров, Марсель Йосыповка чираттагы премияләрен тапшырганда, Рөстәм Нуриев аларны якын итеп: "Шул ук кешеләр, шул ук йөзләр. Димәк урак ышанычлы кулларда", - дип канәгатьлеген белдерде.

Сүз уңаеннан

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе 15 сентябрьгә биргән оператив мәгълүматларга караганда, планда каралган мәйданның 82 процентында урак тәмамланган. Районда иң югары уңышны "АгроМир" җәмгыяте игенчеләре җыя - бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 28,7 центнер икмәк чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев