Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда республика комиссиясе эшләде

Агымдагы атнада районда, агроформированиеләрнең язгы кыр эшләренә хәзерлеген тикшереп, республика комиссиясе эшләде.

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекчелек бүлегеннән әйдәүче советник Ирек Садыйков, механизация бүлеге начальнигы урынбасары Ринат Гатиятов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов, җитештерү маркетингы бүлеге консультанты Азат Мәхмүтов озатуында эш көнен "Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыятеннән башладылар. Чәчү кампаниясенә хәзерлекне районда беренчеләрдән булып тәмамлаган хуҗалык тезеп куйган трактор һәм тагылма агрегатлар техника парадын хәтерләтте. Хуҗаларның кулында эш планы булу, һәрбер кызыксындырган сорауга анык җавап бирүләре, әлбәттә, кунакларда яхшы тәэсир тудырды. Әлеге күтәренке кәеф "Нәбиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгында да дәвам итте. Күптән түгел генә күрсәтмә техник тикшерү үткәргән коллектив хәзерләгән машиналарда да бер гаеп тә табылмады.

"Кәрәкәшле" җәмгыяте базасында комиссия әгъзалары бер чәчкечнең ремонтланып бетәсе барлыгын ачыкладылар. Дүрт берәмлек тракторның ремонтта торуы да башлангыч тәэсирне бераз бозды. Гәрчә алар бер кат төзекләндерелеп, эшкә чыккан булсалар да. Хуҗалык җитәкчелеге кызу эш чорында трактор төзәтеп, алтын вакытны әрәм иткәнче, шик уятканнарын тагын бер кат күздән кичерүне күпкә хәерлерәк, дип саный. Акбаш җирлегендә эшләүче фермер Әнәс Тимербаев авыл хуҗалыгы машиналарын, чәчү комлексын сафка бастыруны тулаем тәмамлаган, МТЗ-1221 тракторының вак-төяк ремонты гына калган. Тукай исемендәге җәмгыять механизаторларына "Агромастер" чәчү комплексының төрәннәрен ныгытып, бөртекне агулаучы агрегатны былтыргы чүпләрдән тазартып бетерергә киңәш ителде. "АгроМир" җәмгыятендә ремонка куелган тракторлар күләменә караганда, башкарасы эшләр бар әле. Тикшерүгә дучар булган коллективлар арасында "Таң" җәмгыяте иң "йомшак" звено булып чыкты. Тикшерү беркетмәсендә каралган шартлар буенча җыярга мөмкин булган 40 баллдан аның 28 балл гына туплый алуы гына да чын вәзгыятьне ачып сала. Иң югары бәяне "Нәбиуллин" хуҗалагы алды, "Уңыш" һәм "АгроМир" җәмгыятьләре баллар күләме буенча икенче булсалар, "Кәрәкәшле" белән Тукай исемендәге коллективлар өченче урынга чыктылар. Хәзер яхшы әзерлек күрсәткән аграрчыларга бернинди дә стимул каралмавы кызганыч. Ә элек бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев