Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда уракка хәзерлек начар түгел

Район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә район советы депутатлары агропредприятиеләренең уракка төшәргә хәзерлеген бәяләп, объезд үткәрде. Юл башы фермер Рөстәм Вәлиев биләмәсеннән башланды. Депутатлар комбайннар торышы белән таныштылар.

Язын кайбер хуҗалыкларда техниканың шакылдап чыгуын исәпкә алып, Нуриев комбайн двигательләренең диагностик тикшерелүе белән кызыксынды. Вәлиев сүзләренә караганда, уттай эш өстендә проблемалар туарга тиеш түгел. Фермерның юл буендагы арпа кыры яхшы тәэсир калдырды. "Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыяте тәрбияләгән арышның матурлыгы исә район җитәкчелеген гомумән әсир итте. Сүз уңаеннан, шимбә көнне урып-суктыру эшләре нәкъ менә шушы мәйданда башланды да. Парадны хәтерләтеп тезелгән комбайннарны торыпша өстендә контроль суктырып караганда бер бөртек коелмавы да, механизаторларның зур эш алдыннан булган күтәренке кәефләре дә уңышлы уракка өмет уятты. Депутатлар фермер Лилия Закированың бодай басуының быел чагыштырмача чиста булуына игьтибар иттеләр. Акбашка илтүче юл буенда калучы фермер Радик Гайнетдинов эшкәрткән чиста парның да сыйфаты күзгә ташланды. Тик менә әлеге җирлектә үз кәсепләрен корган фермерларның бу юлы сынатулары гына килешеп бетмәде. Язгы кыр эшләре алдыннан булган кебек хәзерлекне күрергә теләгән район җитәкчелегенең өмете акланмады. Фермер Радик Хәйретдинов хәтта үз техникасын каралган урынга чыгарып куюны да кирәк дип тапмаган. Ә бит аңа быел чәчү эшләре алдыннан район бюджетыннан ярдәм күрсәтелде...

Фермер Альберт Вафауллинның 4 мең гектардан артык сөрүлеге бар. Шуның 3900 гектарга якынын чәчүлекләр били. Хуҗалыкта булган өч комбайнга йөкләнешнең югары булуы көн кебек ачык. Базада аеры урып җыю өчен чапкычларның булмавы да уракны берникадәр катлауландыра иде. Быел Вафауллин бу мәсьәләне чишү өстендә чаралар күргән: парга шактый мәйданнар калдырган, бер комбайнны чапкыч белән җиһазландыра. Якын көннәрдә сатып алыначак "МаcДоn" комбайны да урып-җыюны җиңеләйтергә тиеш. Фермер Илдус Нәбиуллинның, "Кәрәкәшле", Тукай исемендәге агроколлективларның да уракка хәзерлекләре яхшы бәя алды. "АгроМир" җәмгыятендә ремонтлап бетерәсе комбайннар барлыгы ачыкланды. Объезд барышында депутатлар хуҗалыкларда терлек саны артуы, фермерларның өстәмә җир сораулары, башта яңгыр булмавы, хәзер төннәрнең генә түгел, көннәрнең дә салкынча торуы аркасында кукурузның авыр күтәрелүе турында да әңгәмә кордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев