Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Районның сөт елгасы мул ага

Район терлекчеләре милли бәйрәмебез Сабан туен матур күрсәткечләр белән каршы ала. Бүгенге көндә район буенча 49 тоннага якын сөт җитештерелә. Шуның 45 тоннасы сатуга куела. Бу узган елга караганда 8 тоннага күбрәк дигән сүз. Һәр сыердан тәүлегенә уртача 11 килограмм ярым сөт савыла. "Кәрәкәшле", "АгроМир", "Уңыш" җәмгыятьләренең сөт елгалары аеруча...

Район терлекчеләре милли бәйрәмебез Сабан туен матур күрсәткечләр белән каршы ала.


Бүгенге көндә район буенча 49 тоннага якын сөт җитештерелә. Шуның 45 тоннасы сатуга куела. Бу узган елга караганда 8 тоннага күбрәк дигән сүз. Һәр сыердан тәүлегенә уртача 11 килограмм ярым сөт савыла. "Кәрәкәшле", "АгроМир", "Уңыш" җәмгыятьләренең сөт елгалары аеруча мул ага. Яшь фермер Ансель Вафауллин фермасындагы сыерлар да быел сөтне 730 килограммга күбрәк бирәләр. Мондый яхшы күрсәткечләрнең районда күптән булганы юк иде, дип билгеләп узды авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев