Рөстәм Нуриев: Район авыл хуҗалыгы тармагы ирешкән уңышларда, фермерларның өлеше саллы
Бүген район башкарма комитетының утырышлар залында район фермерларының конференциясе узды.
Район фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Фазыйл Әхмәтшинның кереш сүзеннән соң, хезмәттәшләре алдында терлекчелектә яхшы гына тернәкләнеп киткән яшь фермер Ансель Вафауллин, кош-корт бизнесында матур күрсәткечләргә ирешүче Рәшит Идрисов чыгыш ясады. Конференциядә район фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе һәм республиканың фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясенең чираттагы съездына бару өчен делегация сайланды. Йомгаклау сүзе белән чыккан район башлыгы крестьян-фермер хуҗалыкларының, гаилә фермаларының, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның район агросәнәгать тармагы үсешендә зур роль уйнавын билгеләп узды.
- Бүген үз алдыңа эшләү өчен мөмкинлекләр зур. Яхшы хезмәт үрнәге эзләп башка төбәкләргә барасы да юк. Безнең арада тигез урыннан күтәрелгән фермерлар, эшмәкәрләр булуы белән мин горурланам, - диде Рөстәм Нуриев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев