Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы грантларыннан 10 миллионны «ялгыш» үзләштергән
Татарстанда яшәүче бер ир-атны Авыл хуҗалыгы министрлыгы грантларыннан 10 млн сум акча урлауда гаеплиләр
Татарстан Республикасында яшәүче бер ир-ат шактый зур күләмдәге – 10 миллион сум грант акчаларын үзләштерүдә гаепләнә.
Татарстан прокуратурасы тарафыннан игълан ителгән рәсми мәгълүматларга караганда, 2022 елда ул үзенең ике кызы исеменә крестьян (фермер) хуҗалыкларын рәсмиләштерә. Аннары, ялган документлар кулланып, бу хуҗалыкларны үстерү өчен дәүләт акчаларын җәлеп итә. Һәр крестьян (фермер) хуҗалыгы «үсәр өчен» 5шәр миллион сум күләмендә акча алган.
Ир-ат үз гаебен өлешчә генә таныган. Шулай да, китерелгән зыянны каплау өчен, ул инде 6,8 миллион сум күчергән. Моннан тыш, суд органнары шик астына алынган затның 8,4 миллион сумлык мөлкәтенә арест салу турында карар кабул иткән. Ә менә фермер хуҗалыклары үскәнме-юкмы, бу хакта беләлмәдек әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев